Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бездә конкурс: "Гүзәл затларга бүләк!"

Хөрмәтле райондашлар! Мөхтәрәм сайт һәм газета укучыларыбыз!

Ямьле язлар килә. Язлар белән бергә Халыкара хатын-кызлар көне дә якынлаша. Газиз әниләребез, сөекле әбиләребез, сөйкемле кыз туганнарыбыз, кадерле хәләл җефетләребез, сөйгән ярларыбыз көчле, юмарт асыл затларыбыз булган ир-егетләрдән бәйрәм сәламнәре, ихлас, җылы теләкләр көтә. Хәзер бит бар да бар, ашыйм дисәң - ризыгы, киям дисәң-киеме җитәрлек, җан җылысы, матур сүзләр генә җитеп бетми. Гаилә ямен тагын да тулыландырыр өчен "Хезмәт"ебез ир-егетләрдән котлау хатлары көтеп кала. Иң эчтәлекле, күләмле текст өчен бүләккә тәмле торт та каралган. Назлы сүзләр гүзәл затларның күңелен хушландырса, татлы ризык бәйрәм табынын бизәр.
Кадерле укучыларыбыз! Якыннарыгызны, кадерлеләрегезне 8 март бәйрәме белән котларга ашыгыгыз!

Хәбәрләшү өчен телефон: 89586216877.

А.Хәкимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев