Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безне кабат исәплиләр. Нинди үзгәрешләр көтә?

Быел халык санын алу яңача — цифрлы форматта узачак. Халык санын исәпкә алуда төп игътибар яңа технологияләрне куллануга биреләчәк.

Быел октябрь аенда  Бөтенроссия халык саны исәбен алу чарасы уздырылачак. Исәпкә алу процедурасы ничек үтәчәк? Безне нинди яалыклар көтә?

–Быел халык санын алу яңача — цифрлы форматта узачак. Халык санын исәпкә алуда төп игътибар яңа технологияләрне куллануга биреләчәк. Халыкның «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталындагы электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыруы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә халык санын алу мөмкинлеге, шулай ук кәгазь бланклар урынына планшетлар куллану. Әлеге яңалыклар ярдәмендә исәпкә алу процессы тагын да уңайлырак булачак, шулай ук җыелган мәгълүматның сыйфаты сизелерлек артачак. 1-25 октябрьдә һәр кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Халык санын алуны узарга» бүлеген сайлап, мөстәкыйль рәвештә Интернет аша исәпкә алу уза алачак, – ди статистика бүлеге җитәкчесе Раушания  Равил кызы Ганиева.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк электрон анкетаны үзеңә генә түгел,  гаилә әгъзаларына да тутырырга була. Интернет аша халык санын алуны күпфункцияле үзәктә дә узарга мөмкин булачак, анда килгән кешеләр өчен Интернетка тоташтырылган компьютерлар куелган. Онлайн-халык санын исәпкә алуның һәр катнашучысы санлы код алачак, сез аны исәпкә алучыга әйтергә тиеш буласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев