Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнең «Хезмәт»не укучыларыбызга бер сюрпризыбыз бар...

Тиздән, 15 февральдә, 2019 елның беренче яртыеллыга «ТАТМЕДИА» АҖ карамагындагы газета-журналларга, төгәлрәге, өч һәм аннан да күбрәк вакытлы матбугатка язылган абунәчеләр арасында призлар уйнатылачак.

Нигезләмәгә туры китереп квитанцияләр җибәрүчеләргә лотереяда катнашу өчен квитанцияләр килү тәртибендә номерлар бүленгән. 200 абунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар. Менә алар: Венера Гәрәева, Рамил Әминов, Илшат Фатыйхов, Разим Сабиров, Чулпан Кәримова, Мәүлия Зәйнуллина, Әлфия Галимова. «ТАТМЕДИА» басмаларына күпләп язылган райондашларыбызга отышлар телибез. Кем белә, бәлки бәхет безнекеләргә елмаер һәм иң кыйммәтле приз – телевизор Балтачка кайтыр.

Исегезгә төшерәбез, “Язылган өчен телевизор” акциясендә катнашкан күп кенә абунәчеләр «ТАТМЕДИА»ныкы булмаган газета-журналларга язылган квитанция җибәргән өчен лотерея уеныннан төшеп кала. Әгәр дә акция таләпләрен үтәп тә, исемлеккә керми калган райондашларыбызның podpiska@tatmedia.ru адресына мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.

PS: Безнең дә «Хезмәт»не укучыларыбызга бер сюрпризыбыз бар. Әлегә сер!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев