Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген 15 май – Гаилә көне (+фото)

Сокланып карап туймаслык бу гаилә хәлләренә... Шахмат, футбол, йөзү, догалар өйрәнү, олимпиадаларга әзерләнү – шушы хоббиларны үз иткән гаилә балалары турында ишеткәнегез бар идем әле?!

Сүз кайсы гаилә турында барганлыгын Шубан якларында яшәүчеләр чамалагандыр, мөгаен. Әйе, бүген газета укучыларыбызны Хәйруллиннар гаиләсе белән таныштырабыз. Күптән түгел алар “Хезмәт”ебезнең баш мөхәррирендә кунак булып китте. 7 яшьлек, әмма инде нәни чемпион исеме яуларга өлгергән шхматчы егет Әмирхан һәм аның абыйсы Кәрим, әниләре Дилә белән матур гына әңгәмә туды. Мөхәррир абыйларының соравына егетләр зирәк җаваплар бирергә тырышты. Егетләр Балтач гимназиясендә белем алсалар да, бүгенге көндә Шубан авылында яшиләр, көн дә ерак Шубаннан Балтачка йөреп укыйлар.

– Балаларымның гимназиядә белем алуларына куанам гына, – ди әниләре. – Чөнки биредә шахмат түгәрәге дә бар, спорткомплекс та якын, укытучыларыбыз да бала күңелен аңлый торган, рус теленә дә ныклап төшенергә була.

Нәни Әмирханның шахматка мәхәббәте абыйсыннан күчә. 5 сыйныфта укучы Кәрим күп кенә ярышларда катнашып, җиңүләр яулый, медальләр ала. Әмирханның да калышасы килми, кемнең медале күбрәк дисәң, минеке дип тиз-тиз генә медальләрен муенына аса башлый, өлгерлеге куәтле егетнең, Кәрим әкренрәк кыймылтаса, абыйсыныкын да киеп куярга күп сорамый. Тик шулай да егетләр бер-берсенең медальләрен таныйлар, аерып, бер күчкә өеп куялар. Ә менә Әмирхан ялт-йолт килгән уңышлары белән бик еш уйнарга ярата икән, андый чакта аның йөзенә бәхетле елмаю иңә, самими йөзе тагын да балкып китә һәм шушы куанычлы мизгелләр баланы яңадан-яңа җиңүләргә этәрә торгандыр. Әледән-әле шахмат ярышларында катнашып, уңышлы нәтиҗәләргә ирешәләр. Егетләр кайда шөгыльләнә соң һәр ярышта да җиңеп кайтырлык итеп?

– Кәрим башта авылда укытучы Илнар Васильев үткәргән шахмат түгәрәгенә йөрде, гимназиядә исә Ландыш Гарифуллина белән шөгыльләнә башлады, – ди әниләре.– Әмирханга шахмат уйнарга Кәрим өйрәтте. Шахмат түгәрәгенә йөртә башлауны мин даими ярышларга йөртү белән бәйләргә теләмәгән идем, әмма тренер Ландыш апаларының бераз тиргәп алуы җитте, һәм без, әтисе белән, улларыбызны ярышлардан калдырмый башладык. Ландыш апа чакыра тора, без бара торабыз. Шулай итеп, бүгенге көндә улларым районкүләм генә түгел, зона, республикакүләм ярышларда да катнашып, призлы урыннар яулый. Кәрим белән Әмирхан озак еллар Шубан мәктәбендә балаларга белем биргән Сәгурә апа оныклары. Әбиләре алар белән еш шөгыльләнә, кулына китап алып, оныкларын дөньяви белемнәргә ныграк төшендерә. Очрашу вакытында Әмирхан моңлы итеп дога укып күрсәтте, икенче көнне абыйсы белән икәүләшеп районкүләм коръән уку бәйгесендә катнаштылар, биредә Кәрим билгеле бер этапта беренче урынны алган, моның өчен Хәйруллиннар авылдашлары Флера абыстайга рәхмәтле, балаларны изге догаларга ул өйрәтә, диләр. Кәримне күрше районга бассейнга махсус түгәрәккә йөртергә дә вакыт табалар, суда йөзү ярышларында да еш катнаша Кәрим, уңышлары да бар. Казанда узган инглиз теле буенча олимпиадада да беренче урынны алып кайткан, хәзер менә КФУда узачак олимпиадага әзерләнәләр.

Чын мәгънәсендә сокландык без бу гаиләгә – ата-ананың улларына булган мәхәббәте, билгеле бер режимга салынган гаилә тормышы, тәрбиянең спорт белән бәйле үзгә алымнары... Сүз дә юк, җәмгыятебездә мондый үрнәк гаиләләр күп, һәм районыбызда да Хәйруллиннар гаиләсе кебекләр күп булуы олы куаныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме