Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген 6 апрельдә эчке эшләр тикшерү органнары хезмәткәрләре көне

Ел саен илебездә 6 апрельдә РФ эчке эшләр бүлегендә тикшерү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне илдә 1963 елдан билгеләнә. Шушы елда СССР Хөкүмәте карары нигезендә алдан тикшерү хокукы Җәмәгать тәртибен саклау министрлыгына тапшырыла. Соңрак ул Эчке эшләр министрлыгы дип атала башлый. Карар көченә керү эчке эшләр органнарының тикшерү аппаратының рәсми эшчәнлегенә юл ача.
Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында тикшерү аппараты булдыру җинаятьелеккә каршы көрәшүне көчәйтү ихтыяҗы белән бәйле. Практика мондый карарның дөрес булуын күрсәтте. Узган еллар эчендә алдан тикшерү органнары ныгыды, аларның эш алымнары ачыкланды.
Әлеге вакытта Эчке эшләр министрлыгының тикшерү аппараты - бөтен җинаятьләрнең 93 процентын тикшерүче орган. Җинаятьләрнең күпчелеген ачу алар өстендә.

Алар җәмәгать тәртибен күзәтү, җинаять эшләрен тикшерү һәм җинаятьчеләрне эзләү белән шөгыльләнә. Бүген тикшерү органнары системасына РФ Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү комитеты җитәкчелек итә.

Фото: liveinternet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250