Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Балтачта мөһим вакыйга

Бүген - Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне.

Әле һаман дәвам итүче коронавирус таралу куркынычы белән бәйле  рәвештә комиссия әгъзалары да, сайлаучылар да шәхси саклану җиһазлары (бер тапкыр кулланыла торган маска, перчатка, ручка) белән тәэмин ителә, тавыш бирү урыннарында даими рәвештә дезинфекция чаралары үткәреләчәк. Килгән һәрбер сайлаучының дистанцион рәвештә тән температурасын үлчәү тәэмин ителә. Әгәр дә югары температуралы кеше ачыкланса, аны махсус бүлмәгә урнаштырып, шунда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк.

Сайлау участокларында төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр килүе көтелә.

Районыбызда 34 сайлау участогы оештырылды, шуларның 5се – Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлегендә. Участок сайлау комиссияләрендә эшләү өчен 224 райондашыбыз җәлеп ителгән, алар сайлаучылар исемлеген барлыйлар, булган үзгәрешләрне кертәләр, сайлаучыларны кабул итәләр. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән участок сайлау комиссияләренә, шулай ук Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X