Бүген Балтачта «Татарстан чаңгы юллары - 2018» үткәреләчәк
Ул бүген, якшәмбе көнне "Сабантуй" паркын янындагы чаңгы трассасында булачак.
Традиция буенча быел да «Татарстан чаңгы юллары - 2018» массакүләм чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Ул бүген, якшәмбе көнне "Сабантуй" паркын янындагы чаңгы трассасында булачак.
Ярышта катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтән 9.45 минутка кадәр. Ә старт 10.00 сәгатьтә биреләчәк.
1 старт - җитәкчеләр өчен дистанция 2018 метр
Ир-егетләр - 35 яшькә кадәрге, 45 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләр; хатын-кызлар 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр;
2 старт- хатын-кызлар - 2 чакрым, ир-егетләр - 3 чакрым ераклыкка ярыша. Алар 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән югары булганнарга бүленә.
#Балтач #Балтаси #Татарстан #ЛыжняРоссии2018 #Татарстанчаңгыюллары2018»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев