Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген, дөньякүләм "Машинасыз бер көн" акциясе үткәрелә

Бүген, дөньякүләм "Машинасыз бер көн" акциясе кысаларында Татарстан Президенты һәм Премьер-министры эшкә автомобильсез килде.

Иртә белән Хөкүмәт Йортына Рөстәм Миңнеханов велосипедта килеп туктады, ә Илдар Халиков исә эш урынына җәяү генә барган, дип хәбәр итә «Интертат.ру»
Районыбызда да бу акциягә кушылып бер генә көн булса да машинасыз эшкә барсак, бистәбезнең үзәге дә бушап калыр, сәламәтлегебез һәм экология өчен зур файда булыр иде.
Европа илләрендә бу акция атна буе дәвам итә икән, ә безгә бер көн машинасыз йөрү мөмкин эшме? Анысын төшке ашка кайтканда күзәтә алачаксыз.
Ә Син бу акциягә кушылдыңмы, аны кирәк дип саныйсыңмы, шул турыда үз фикереңне калдыр, хөрмәтле укучым.
Фото: http://ufa-room.ru/vsemirnyj-den-bez-avtomobilya-projdet-v-ufe-80419/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250