8 сентябрьдә - Россиядә финансистлар көнен билгеләп үтәләр.
Безнеӊ «Хезмәт» газетасы редакциясе дә башка котлауларга кушылып, бу өлкәдә эшләүчеләрнеӊ һәрберсенә тормышыгызда хәерле озын гомер, тазалык, бәхет, санап бетерә алмаслык акча һәм эшегездә дебит белән кредит чагышсын дигән теләкләр телибез.
Финансчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районыбыз мәктәпләрендә "Финанс грамоталылыгы көне" уза. Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрәләр.
Фото: http://www.fa.ru/faculty/finec/news/Pages/2013-09-06
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев