Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген – Геройлар көне

9 декабрь – Рәсәй күләмендә Геройлар көне. Бу көнне илебез бер елны да билгеләп үтмичә калмый.

Бүген  район җитәкчелеге данлы хезмәтләре белән тирән эз калдырган Социалистик Хезмәт герое Рим Зариповның тормыш иптәше, Балтачта гомер итүче Люция ханымда булачак, Россия Герое Олег Исаевның Иске Көшкәт авылында яшәүче әти-әнисенең хәлен беләчәк, Пыжмара авылына – Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Мөнәвәрә Шакировага да киләчәкләр.

10 декабрь көнне Татарстанда  Герой исемен йөртүчеләрне, аларның якыннарын Казан Ратушасына җыячаклар,  бирегә бездән хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган батыр очучының әти-әнисе – Вера һәм Николай Исаевлар чакырулы. Район җирлегендә, мәгариф учреждениеләрендә  төрле чаралар үткәрү планлаштырыла, спорт уеннарын да әлеге көнгә багышларлар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев