Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген кемне котларга, тулырак укыгыз

Бүген 8нче октябрь, яӊа елга да 84 көн генә калып бара. Әйе, әйе, әлеге генә яӊа елны бәйрәм итеп йөргән идек, ел үтеп тә бара икән.

Бу көн Бөтендөнья күз күрү көне итеп билгеләп үтелә. Кеше тирә-як турындагы информациянеӊ 90 проценттан артыгын нәкъ күз күреме аша алганын искә төшерсәк,күзе күргән кешегә дөрестән дә зур бәйрәм.

Бүгенге өйдә табын әзерләү, тиз генә ашарга хәстәрләүне кыска дулкынлы мичтән башка күз алдына китерүе кыен. Бездә соӊгы 15-20 ел эчендә генә киӊ таралса да, аныӊ 70 еллык тарихы бар икән инде. Бүген кыска дулкынлы мич туган көн. Сүз уӊаеннан, табиблар, бу пичтә әзерләнгән ризыкныӊ сәламәтлек өчен зарары юк, дип тапканнар. Кемгә ничектер, әмма минем үземә анда җылытылган ризыкныӊ тәме югалган сыман.

8нче ел инде Рәсәйдә су асты, су өсте, һава флоты корабль командирлары көне билгеләп үтелә. Танышларыгыз, якыннарыгыз арасында андый кешеләр булса, котлагыз! Аларга күӊелле булыр, Сез рәхмәт ишетерсез. Бер рәхмәт меӊ бәләдән коткара , дип әйтәләр бит.

Бүген менә шундый көн. Борчуларсыз, мәшәкатьләрсез үтсен дигән теләктә калабыз.
Фото: http://vk.com/public83193092

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250