Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген кемнәр бәйрәм итә?

Хөрмәтле урманчылар, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.

Урманнар - ул кыйммәте булмаган табигать бүләге. Аларның нинди халәттә булуына безнең һәм балаларыбызның сәламәтлеге бәйле.
Районыбыз урманчылары - үз эшләренә чын күңелдән бирелгән квалификацияле белгечләр. Сезнең хезмәтегез традицияләре кадерләп саклана һәм яшь буынга тапшырыла. Сезнең кулларыгыз белән бүгенгесе көнгә кадәр урманнарны саклау һәм үстерү буенча зур эшләр башкарылды һәм эшләнә. Туган якның яшел байлыкларын үз тәрбиягез астына алып, сез табигать гүзәллеген һәм байлыгын киләчәк буыннар өчен саклыйсыз. Һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Бәйрәм көнендә барыгызга да рух күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаиләләрегезгә һәр башлангычта уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим.


Рамил Нотфуллин
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев