Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазыйфаларына керешү тантанасы – инаугурациясе булды

Бүген сәгать 12.00дә Казан каласы үзәгендәге С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазыйфаларына керешү тантанасы - инаугурациясе булды.

Тарихка кереп калачак олы тантанага 700дән артык кеше, шул исәптән депутатлар, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, хакимиятнең федераль органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре чакырулы.

Инаугурация барышы "ТНВ" телеканалында һәм "Татар-информ" МА сайтында туры эфирда трансляцияләнде.

Искәртеп үтик: ТР Президенты сайлаулары 13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелде. Анда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын биреп, ул 3 көндәшеннән өстен булды. ("Татар-информ").
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фото: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250