Бүген “Соңгы кыңгырау” бәйрәме
Бүген барлык мәктәпләрдә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме уза. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлаша.
Алда бердәм дәүләт имтиханнары. Беренчеләрдән булып 27 май көнне 7 укучы рус әдәбиятыннан имтихан тапшыра. 30ында исә беренче мәҗбүри сынау - рус теленнән имтихан узачак. Аннан соң 185укучы база һәм 149 бала профиль дәрәҗәдәге математика буенча белемнәрен күрсәтәчәк. Сайланма фәннәрдән 8июнь көнне җәмгыять белеменнән - 56, 10сында чит телләрдән - 11, 14ендә биологиядән - 53, 16 июньдә 9 укучы информатика һәм 8 укучы тарихтан, 20сендә 42 бала химиядән, ә 62 укучы физикадан имтихан тапшырачак. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, кадерле балалар. Үзегезгә якын булган һөнәр сайлап, тормышта бар нәрсәгә дә ирешүегезне телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев