Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген тантана. Салавыч мәктәбенә - 100 ел!

Лицейда бүгенге көндә 30 укытучы һәм тәрбияче белем бирә. Барысы да югары белемле, бер укытучы “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, ике укытучы “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе, ике укытучы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, өч укытучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

1977-1978 уку елыннан сигезьеллык белем йорты урта мәктәпкә әйләнә. Хуҗалыкның ул чактагы рәисе, республикада билгеле шәхес Харис Галимуллин кыю адым ясый: шактый бусагаларны таптап, белем йортын урта мәктәп итүгә ирешә. Районда ул чорда Балтач, Чепья, Кенә, Яңгул, Бөрбаш мәктәпләре генә урта иде. Урта мәктәп директоры Нәкыйп Шәфигуллинны 1978 елдан Закиров Мөдәрис алыштыра. 1983 елда аны район мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. 1983-1984 уку елында мәктәп белән Закиров Рәшит Габделхак улы җитәкчелек итә.

1984 елдан башлап директорлык вазифасын Закирова Люция Харис кызы башкара. Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары булып Рауза Зиннәтуллина, Халисә Зыятдинова, тәрбия эшләре буенча урынбасар булып Хәлил Гарифҗанов, Рузилә Кадыйрова, Рәис Садыйковлар эшли.

1995 елда урта мәктәп, авыл советы территориясендә булган Яңа Салавыч, Биктәш, Сәрдегән авылларындагы башлангыч мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары белән берләштерелеп, 1998 елга кадәр укыту-тәрбия комплексы булып эшли. Бу чорда укыту-тәрбия эше буенча Халисә Зыятдинова, мәктәпкәчә тәрбия эше буенча Гөлзидә Фәйзрахманова, тәрбия эшләре буенча Нурания Хөсәенова директор урынбасарлары була.

1999-2000 елдан белем бирү йортының исеме урта гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелә. 2012 елда Яңа Салавыч мәктәбе урта мәктәп белән берләштерелә, Биктәш, Сәрдегән авылларындагы мәктәпләр филиаллар булып тора. Бу чорда тәрбия эшләре буенча урынбасар булып Гөлшат Гарипова эшли (башкалары үзгәрешсез).

2013 елда гомуми урта белем бирү мәктәбе Салавыч күп профильле лицее итеп үзгәртелә.

Укыту эшләрен Зөһрә Сәмигуллина, тәрбия эшләрен Зөбәрҗәт Фатыйхова алып бара.

35 еллык директорлык эшендә мәктәпне ТРның Өстенлекле мәктәбе дәрәҗәсенә күтәрә алган Закирова Л.Х.ның педагогик эшчәнлеге югары бәяләнә: “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек була, “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.

1979 елдан алып 2019 елга кадәр мәктәпне 922 укучы, шуларның 74е алтын, көмеш медальләргә тәмамлаган. Мәктәп тәмамлаучыларның 60тан артыгы педагог һөнәрен сайлаган.

Лицейда бүгенге көндә 30 укытучы һәм тәрбияче белем бирә. Барысы да югары белемле, бер укытучы “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, ике укытучы “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе, ике укытучы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, өч укытучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Республика грантларына лаек булган укытучылар:

Люция Закирова – “Иң яхшы директор”;

Резеда Бариева, Айдар Нәкыйпов, Ранил Гыйләҗев, Рәкыйп Закировлар “Иң яхшы укытучы” гранты ияләре. Резеда Бариева һәм Рәкыйп Закировлар “Укытучы-мастер” грантына да лаек булдылар.

Гөлүсә Сафина, Резеда Бариева, Алсу Фәрзиева, Рәмзия Фатыйхова, Венера Хәбибуллина, Һиндия Габделхакова, Гөлсинә Латыйпова, Ләйлә Галиевалар “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, интернет сайтлар, кабинетлар, дәрес эшкәртмәләре конкурсларында җиңү яулаган.

Уңышлар:

1995, 1996 еллар – “Ел мәктәбе” (Бөтенрәсәй югарылыгында), 1998 елда Татарстан күләмендә “Ел мәктәбе”;

2003 ел Каюм Насыйри премиясе лауреаты;

2004 ел “Татарстанның иң яхшы мәктәбе” (1 дәрәҗә диплом);

2006, 2009, 2012 еллар сәламәтлек буенча Алтын дәрәҗәдәге мәктәп;

2012 ел “Дәресләрдән тыш мәктәп” республика проектлар конкурсы җиңүчесе;

2011, 2013, 2015 еллар “Районның яхшы мәктәбе” кокурслары җиңүчесе;

2014 ел “Алгарыш” гранты җиңүчесе.

2014 елдан ТР Өстенлекле мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев