Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген ветеринария тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Котлыйбыз!

Ветеринария тармагы хезмәткәрләре иң кирәкле бурычны үтиләр - хайваннар сәламәтлеген кайгырталар һәм халык иминлеген хайваннар тарата торган авырулардан саклыйлар.

 Республика күләмендә безнең район имин санала. Бу ветеринария коллективында үз һөнәрләренә тугры калган чын осталар эшләве хакында сөйли.

Мал табибы – иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Авылда яшәп, хуҗалыгында мал тоткан бер генә гаилә дә ветеринария хезмәтеннән башка яши алмый. 

Хөрмәтле ветеринарлар! Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегез, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер торуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Хезмәтебез авыр, әмма аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак, кешеләр безгә һәрвакыт ихтирамлы һәм рәхмәтле калачак. Барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез, яңадан-яңа хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, сәламәтлек, имин көннәр телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X