Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борчылырга кирәкми

«Хөрмәтле «Хезмәт» газетасы редакциясе! Сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәм, зинһар, тиз көндә аңлатма бирегезче! 21 декабрь - илдә, дөньяда нинди фаҗига көтелә, халыкка зыяны тияме, утлар, сулар, газлар буламы, халыкка нинди саклану чаралары күрергә кирәк. Авыручылар өчен зыяны бармы? Барысына да ачыклык кертеп, аңлатып, тиз арада язып чыксагыз иде....

Әгәр дә бөтен дөньяны шаулаткан сүзләргә инансаң, бу көнне коточкыч космик һәлакәт булачак һәм Җир шары юкка чыгачак, диләр. Бу - күрәзәчеләр фаразлавы. Ә галимнәр фикеренә килсәк, алар әлеге фаразларның берничек тә акланмавын белдерә. Мәсәлән, Рәсәйнең, Татарстанның рәсми матбугаты хәзер дөнья бетүне сафсата дип яза. Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министры сүзләренә караганда, белгечләр Җир шарының торышын, андагы үзгәрешләрне даими күзәтеп тора һәм куркырлык глобаль проблемалар сизелми, ди. Табиблар да «кешенең сәламәтлеген бетерү, психикасын гына какшату бу», дип чаң суга. Алга таба андый уйдырмалар чыгаручыларны хөкем итәргә дә бик мөмкиннәр. Халыкка зыяны шул - төшенкелеккә бирелеп, куркуга калган кешеләрнең сәламәтлекләренә генә зыян килүе бар. Ут, су, газ булмас дигәннән, бу хакта тиешле органнар андый куркыныч көтелми, дип белдерә. Саклану чаралары дигәннән, барысы да Ходай кулында, Аллаһы Тәгалә безне саклаячак, шуңа күрә юкка-барга борчылып, тазалыкны бетерергә кирәкми. Проблемалар болай да җитәрлек. Бетәсе дөнья, шырпы җыйсаң да, шәм җыйсаң да бетә ул. Дин әһелләре дә моны кире кага, дөнья бетәсен беркем дә алдан әйтә алмый, диләр алар. Мәчетләрдә бу уйдырманы зур фаҗига дип телгә алган кеше дә юк. Шуңа күрә, мөхтәрәм җәмәгать, борчылмыйк. Дөнья бетә дигән сүз инде күптәннән йөри югыйсә, аның каравы, тормыш дәвам итә.
Ул уйдырмалар алга таба да бик көчле ышандыру сәләтенә ия булырлык дәрәҗәдә таралачак әле. Әгәр дә мәгәр хөкүмәт вакытында чик куймаса. Ни дисәң дә, дөнья халкына мораль зыян бит бу. Бездән киңәш шул - радио-телевидениедән, матбугаттан кирәкмәгән хәбәрләрне карамыйк, укымыйк, мөмкин кадәр тыныч булыйк, хафаланмыйк. Барысы да әйбәт булачак, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250