Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөрбашта балаларны шатландыралар

Узган ел балалар да, үзебез дә рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып бик сөенеп кайткан идек. Бөрбаштагы ул бәйге быел да була микән? - дип кызыксынучылар күп. Бу сорауны без Бөрбаш мөселман балалар Сабантуеның төп оештыручысы Татарстан диния нәзарәтенең баш казые Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирдек.

-Бисмиллаиррахманирахим. Аллаһ боерса, утызынчы июньдә якшәмбе ялында үткәрәчәкбез. Башлану вакытын иртән сәгать 10га билгеләдек.
- Минем кебек анда бер тапкыр да булмаган кызыксынучыларга бәйге турында әзрәк сөйләп китмисезме?
- Сабан туебызның кешеләрне җәлеп итү даирәсе елдан-ел киңәя. Ульян, Киров өлкәләре, Чуаш, Мари Иле республикалары авылларыннан да бик күп гаиләләр килә хәзер. Әнә аны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы Гүзәл Бариевадан сорап карагыз әле. Ул аеруча яхшы хәбәрдәр.
Бөрбаш урта мәктәбе директоры Гүзәл Галимулловнага мөрәҗәгать иттем.
- Безнең Сабантуйда балалар чын мәгънәсендә үзләрен күрсәтеп, төрле уеннарда катнашкан саен зур бүләкләр алып, рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Зур Сабантуйлардагы уеннарның барысы да бар. Дәү әниләренең аркасын кочып нәниләр «ат ярышларына» чыга, чиләк-көянтә белән су күтәреп йөгерәләр, әтәч куалар, чүлмәк ваталар. Зур казаннарда пылау пешеп тора, Җәлил хәзрәтнең әллә ничә чиләк су сыйдырышлы бүләк самоварында чәй кайный... Теләгән чагында шалкан бәясенә тамак туйдыра аласың. Ашамлыкларның барысы да хәләл. Уенда катнашучылар өчен бүләкләре дә бик зур. Мәсәлән, балалар өч авырлыкта келәмгә чыгалар. Җиңүчеләргә тизлеген алыштыра торган кыйммәтле велосипедлар бирелә. Төрле уеннарда катнашкан өчен бирелә торган бүләкләрнең иң кечкенә дигәне дә 200 сумнан ким тормый.
- Ә ул кадәр әйбергә акчаны кем бирә?
- Үзебезнең Бөрбашта бәйге алдыннан әрәпә үткәрәбез. Рифат Зарипов, ирле-хатынлы Асия һәм Радик Закиров, Гөлсем Миннебаева кебек райондашларыбыз, авыллардагы мәчетләр - гомумән иганәчеләребез күп. Җәлил хәзрәт үзе дә нык тырыша.
- Җәлил хәзрәт, Бөрбаштагы бу бәйгенең башка Сабантуйлардан аермасы нәрсәдә?
- Анысын Салавыч урта мәктәбе директоры Люция Закировадан сорамыйсызмы? Узган елгы Сабантуйдан соң ул аерманы бик матур тасфирлап сөйләгән иде.
Люция Харисовна Закирова белән элемтәгә кердем.
- Сабантуйдагы халыкның киенү, үз-үзләрен тоту рәвеше сокландыргыч иде. Хатын-кызлар барысы да яулыктан, кыска җиңле күлмәк белән беләген ялтыратып йөрүче берәү дә юк, ир-егетләр түбәтәйдән. Мәйданга килеп керүгә үк игътибарны шунысы җәлеп итә. Һәм күгәрченнәр арасындагы карга кебек кыска җиң белән яланбаш үзеңнең дә йөрисең килми. Абыстайлар, имамнар өчен дә ярышлар булуы үзенчәлекле. Республика Диния нәзарәтеннән, чит өлкәләрдән килгән дин әһелләренең фикерләрен ишетү дә бәйрәмгә бер ямь бирә. Мондагы һәр чара ничектер бер тәрбия чарасы буларак кабул ителә, әхлакка өйрәтә. Шуңа күрә дә бирегә мәчетләр каршындагы лагерьларда ял итүче, мәктәпләрдән каникулларда ял итүче балаларны да алып киләләр.
Җәлил хәзрәт Бөрбашта булачак Сабантуй турында Шубаннан Әминә Мөхәммәтҗанова фикерен дә сорашып кара әле дигән иде.
- Шунда барып кайткач, тормышта ямь арткан күк. Яшәүләре рәхәт булып китә. Быел да барырга исәп, алла боерса. Мондый мөселман Сабан туеның беренчесе Карадуганда үткән иде. Менә хәзер өч ел инде Бөрбашта бик матур бәйге ясыйлар. Президент аппаратыннан да кешеләр килә анда. Башка якларның да күренекле кешеләре белән очрашабыз. Мәйданда көндезге намазны уку мөмкинлеге дә тудырыла. Үзегез барып карагыз, һич үкенмәссез, диде Әминә Мөхәммәтҗанова.
30нчы июнь көнне иртәнге сәгать 10да Бөрбаштагы мөселман балалар Сабантуена оныкны алып барам, дип өстәл календарена язып куйдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250