Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Бәрмәнчекләр» килгәннәр Бәйрәм икәнен белгәннәр

24нче ноябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә «Әниләр көне» уңаеннан искиткеч күркәм бәйрәм оештырылды. Төрле авыллардан чакырылган әниләребез хөрмәтенә фойеда чәй табыны, «Әнием - күңелем түрендә» исемле фотоколлажлар күргәзмәсе, концерт программасы әзерләнде.

Сәхнә түрендә - бәби бишеге, Ана кулында - ак юрганга төргән сабый. Бишек җыры яңгырый: - Фәрештәләр каршы алсын Сине йөргән юлыңда, Әлли-бәлли-бәү...- Ана баласын күкрәгенә кысып тибрәтә, бишеккә салып көйли. Баштан кичкән рәхәт вә ләззәтле кичереш, ару-талуны сизмәс чаклар... Бишек янәшәсенә берәм-берәм башка балалар да җыела. Сәхнәдә күп балалы Ана образы барлыкка килә. Рольләрне гимназия һәм Балтач мәктәбендә укучы кызлар башкара. Җанны тетрәндерердәй шигъри юллар, мәгънәле сүзләр! - Әнкәйләрнең кадерен Соңга калып кына аңлыйбыз. Тик кайтара гына алмыйбыз... - Куллар үзеннән-үзе кулъяулыкка үрелә, күзләрне яшь пәрдәсе каплый. Күз яшьләрен яшерә белгән бөек затлар эчтән генә үкси... Бу үксүләрдә газаплы кичерешләр, сагыну хисләре, авырлык-җиңеллек белән үткән тормыш юлы чагылып киткәндәй була. Сәхнәгә күбәләктәй очып вальс биергә нәни кызлар-егетләр, баянын, флейтасын күтәреп Айзат Шәйхелмәрданов белән Алмаз Миргалимов һәм «Балкыш» җыр-бию ансамбле солистлары чыккач кына әниләр йөрәге хис-тойгылардан арынды. Районыбыз әниләре зарыгып көткән минутлар якынлашты - сүз Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинга бирелде. Районыбыз хакиме хөрмәтле әниләрне бәйрәм белән ихлас күңелдән котлап, һәрберсенә сәламәтлек, бәхет, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп яшәүләрен, хәерле озын гомерләр теләде. Үз чыгышында райондагы гаиләләр статистикасына тукталып, күп балалы әниләрне мактап телгә алды. Районда 24 ананың «Ана даны» медаленә, 1289 әнинең «Ана капиталы»на ия булуын бәян итте, һәм дә «сезнең тормышыгызны матур, кадерле, лаеклы итәр өчен барын да эшләргә тырышырбыз, сөекле әниләребез», дип белдерде. Рамил Рәшитовичның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Соңгы елларда Әниләр бәйрәмен үткәрүдә матур гадәт яшәп килә: ел саен районыбызның зур оешма-предприятиеләреннән җитәкчеләр, я булмаса вәкилләр коллективтагы үрнәк әниләрен хөрмәтләп, сәхнәгә күтәрелә. Быел да бирегә «Мехчы» җәмгыятеннән Фирдәүсә Фәхрет-динова хезмәткәре, Кили авылыннан район үзәгенә кадәр килеп эшләүче Мәрхәбә Ногма-нованы, «Балтач сөт-май комбинаты» җәмгыятеннән Илшат Нуриев сыр җитештерүгә лаеклы өлеш кертүче Рәйсә Әхмәтзакированы, «Агрохимсервис» җәмгыятеннән килгән вәкил җәмгыятьтә бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Сания Сәләхиеваны, «Балтач газы» идарәсе вәкиле контролер Лилия Зәкиеваны мактап, бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды (рәсемдә). Хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә озату бүлеге җитәкчесе Марат әфәнденең тәбрикләү сүзләре дә Балтач аналарына дан җырлауга тиң иде: «Мин чит районнан килгән кеше, - диде ул. - Менә ничә ел инде эшләү дәверемдә Балтач әниләренең сабыр, акыллы булуларына сокланам». Марат әфәнде хәзерге вакытта ике улы да армия сафларында хезмәт итүче әниләр - Курмаладан Гөлфәния Хәсәнова белән Смәелдән Алсу Гарифҗановага махсус бүләкләр тапшырды.
Чират социаль яклау бүлеге оештырган фотоколлажлар күргәзмәсенә җитте, анда катнашып, призлы урыннар алган әниләр дә бүләксез калмады.
Һәрбер котлау районыбыз талантлары Римма Гарәпшинаның, республика сәнгать бәйгеләре җиңүчесе Инсаф Мәрдановның моңлы җырлары белән үрелеп барды.
Алып баручыларыбыз сәхнәне «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбленә тапшыргач, зал дәррәү алкышларга күмелде. Керәшен халкының борынгы җыр-биюләре, тыйнак, милли киемнәре, күтәртмәле чабата, җылы ак оекбаш белән галош, борынгылары белән бергә оригиналь уен кораллары (самовар борыны, балта, чүкеч) - өлкән буын әниләрне яшьлекләренә алып кайтты, чабата биюенә кушылып биисе килеп утыручылар да аз булмады. Район күләмендә уздырылган Әниләр бәйрәме күңелдә бары тик матур тәэсирләр генә калдырды. Һәрбер әни өенә, яраткан гаиләсе янына район башлыгы инициативасы белән әзерләнгән, күчтәнәч тутырылган пакет белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250