Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Балтач спорткомплексында сабыйлар көч сынаша (+фото, видео)

Балтачта мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында спартакиада бара.

Балтачта ел да уза торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында спартакиада районыбызда традициягә әверелеп китте. Спортны ярату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кече яшьтән, балалар бакчаларыннан ук башлана. Командаларның бердәм формада, зур әзерлекләр белән килгәннәре күренеп тора.

Әлеге спорт бәйрәме районыбызда быел 12нче тапкыр үткәрелде. Малайлар һәм кызлар эстафета, "Формула 1", "Снайпер", боҗрага туп кертү, дүрт аяклап йөгерү, күңелле стартлар кебек уеннарда катнашалар.

- Балалар бакчалары быелгы спартакиадага зур әзерлек белән килделәр, - ди Балтач районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлнара Фирдәвес кызы Нотфуллина.

Тулырак фоторепортаж алдагы сәгатьләрдә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев