Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенең 104 еллык юбилее

Агымдагы елның 7 май көне җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенең 104 еллык юбилее.

1919 елның 7 май көне РСФСРның Норкомюсты «Мәҗбүри эшләр бюросы турындагы положения»не кабул итүне раслый. Шушы бюро ирекләреннән мәхрүм ителмичә җәза үтәүчеләрне күзәтә башлый.

Күп еллар дәверендә мәҗбүри эшләр бюросы, соңырак аның исемен мәҗбүри эшләр инспекциясе дип үзгәрткәннәр, эчке эшләр министрлыгына карый, һәм Эчке Эшләр Министрлыгы составында 1999 елга кадәр була.

Бүгенге көндә ирекләреннән мәхрүм ителмичә җәза үтәүчеләр белән җинаять җәзалары үтәү инспекциясе шөгелләнә, ул оешма Рәсәйнең юстиция министрлыгына карый.

Җинаять җәзалары үтәү инспекциясе, 6 төрле җәза үтәтә, ул:

- мәҗбүри эш;

- төзәтү эшләре;

- аерым вазыйфаларны биләү, яки аерым эшчәнлек белән шөгелләнү хокукыннан мәхрүм итү;

- иреген чикләү;

- шартлы рәвештә хөкем ителү;

- йөкле хатыннарны һәм кечкенә балалары булган затларга җәза узуны кичектерү.

Балтач районында күп еллар дәверендә, Татарстан Республикасының җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенең филиалы эшли. Аның үз ветераннары да бар. Төрле елларда инспекция белән идарә иткән хезмәткәрләр - Равил Таҗетдинов, Фәрит Камалов, Илгиз Николаев, Людмила Петрова, Ранил Таҗетдинов, Фәнис Газизуллин, Азат Сабиров. Бүгенге көндә инспекцияда бер кеше хезмәт куя. Инспекциянең өлкән инспектор вазифасын эчке хезмәт капитаны Динар Хәбибуллин башкара.

Язмамның ахырында, барлык җинаять үтәү системасында хезмәт итүче хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәсем килә, аларга хезмәтләрендәэ уңышлар, нык сәламәтлек теләп калам.

 Динар Хәбибуллин,

Җәзаларын үтәү инспекциясенең өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев