Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Кече Лызи мәдәният йортында хезмәт саклау буенча укулар үткәрелде (фото)

Укуларны башкалабыз Казаннан килгән вәкилләр алып бара.

Балтач районы — авыл хуҗалыгы өлкәсенә төп юнәлеш биргән район. Шуңа күрә дә районның авыл хуҗалыгы тармакларында барган эшчәнлекләргә, шул исәптән кеше факторына да зур игътибар бирелә.

Бүген Кече Лызи мәдәният йортында шул юнәлештә, хезмәт саклау буенча укулар үткәрелде. Әлеге эчтәлекле укуларны районның авыл хуҗалыгы буенча профсоюз оешмасы оештырды.

Укуларны башкалабыз Казаннан килгән вәкилләр алып бара. Бәхетсезлек очраклары булганда нинди юридик мәсьәләләр каралган, барыннан да бигрәк андый очракларны булдырмауга ныклы йогынты ясалды. Укуларда район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев