Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген спорт һәм сәламәтлек бәйрәме — Физкультурачылар көне

Бәйрәм уңаеннан изге теләкләр!

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар! Сезне спорт һәм сәламәтлек бәйрәме — Физкультурачылар көне белән котлыйм!

Бүген спортны һәм физик культураны үстерү — мөһим бурычларның берсе. Балтач райо-нында төрле спорт клублары эшли, массакүләм спорт үсеш ала, төрле спорт ярышлары уздырыла. Илдә ГТО системасын торгызуга алынган курс безнең районда да тормышка ашырыла. 

Шунысы куанычлы, районда спортны үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Үсеп килүче буын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен барлык шартлар да диярлек тудырылган. Спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм тренерларының, белем бирү оешмаларының физик культура укытучыларының, түгәрәк һәм секцияләр җитәкчеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Балтач спортчылары шәһәр, республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар.

Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын Физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, бәхет һәм зурдан-зур уңышлар теләп калам.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз