Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүгеннән «Үлемсез полк» акциясе кысаларында онлайн флешмобы эшли башлады

2024 елда флешмобта Татарстан Республикасының танылган кешеләре катнашыр дип көтелә.

22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүенең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе узачак. Флешмоб икенче ел рәттән «Үлемсез полк» онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

Биредә һәркем сугыш елларындагы үз гаиләләренең геройлары турында уртаклаша ала.

Һәркемне социаль челтәрләрдә онлайн акциядә катнашырга чакырабыз.

Гаиләгездән булган Бөек Ватан сугышы батырларыгыз тарихын языгыз, аларның фронт юлын тасвирлагыз, нинди кеше булганнарын сөйләгез. #МойГеройМояСемья  хэштегы белән үз битегездә урнаштырыгыз.

2023 елда #МойГеройМояСемья акциясендә Татарстанның 700дән артык кешесе катнашты, ВКонтакте социаль челтәрендә үз битләрендә басмалар урнаштырды. 

Агымдагы елда акция киңәйтелә һәм барлык социаль челтәрләрдә үткәрелә. 2024 елда флешмобта Татарстан Республикасының танылган кешеләре катнашыр дип көтелә.

#МойГеройМояСемья
#Бесмертныйполк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья