Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Булачак журналистлар өчен конкурс игълан ителде

Бюджет урыннарында уку мөмкинлеге турында Татарстан Республикасы районнарында белеп торсыннар иде.

Россия ислам институтында 11-19 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар арасында “Журналист буласым килә” IV төбәк иҗади эшләр конкурсы башланды.

Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Яңа Гасыр»  телерадиокомпаниясе, «Казанские ведомости» газетасы, «Идел» журналы оештыра.

Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: — 2023 елда «Журналистика» — бакалавриат юнәлешенә РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы ун бюджет урыны бүлеп бирде. Мәктәп укучысына укырга керү өчен җәмгыять белеме һәм рус теле буенча БДИ тапшырырга кирәк. Бюджет урыннарында уку мөмкинлеге турында Татарстан Республикасы районнарында белеп торсыннар иде.

 «Россия ислам институты инде дүртенче ел «Журналист буласым килә» төбәк (Идел буе) иҗаты конкурсын уздыра. 2023 елда конкурста катнашучылар журналистика кафедрасы укытучыларында онлайн укулар уза алачак.

Конкурсның беренче этабы - гаризалар кабул итү: эссе, видео-роликлар, фоторәсемнәр, мәктәп стена газеталары, мәктәп телетапшырулары (2023 елның 31 мартына кадәр).

Конкурсның икенче этабы – онлайн укыту (мастер-класслар) конкурста катнашучылар өчен «Россия ислам институты» журналистика кафедрасы укытучылары тарафыннан (2023 елның 18-19 феврале) уздырылачак.

Конкурсның өченче этабы - конкурска йомгак ясау. Конкурс нәтиҗәләре " Россия ислам институты» сайтында - https://kazanriu.ru  басылып чыгачак.

Конкурста җиңүчеләрнең материаллары «Казанские ведомости» газетасында һәм «Идел» журналында басылачак.

Җиңүчеләр 6 апрель көнне бүләкләнәчәк.

Иҗат эшләре «Иң яхшы эссе», «Фотокорреспондент», «Видеограф», «Иң яхшы шигьри әсәр», «Иң яхшы мааскүләм мәгълүмат чарасы» (мәктәпләр, көллиятләр өчен)  номинацияләрендә каралачак.

Конкурста катнашу бушлай. Катнашучыларга сертификатлар бирелә. Җиңүчеләр призлар алачак. Конкурсның приз фонды 50 000 сум.

Катнашучының гаризасы, конкурс өчен материаллар 2023 елның 31 мартына кадәр konkursrii@yandex.ru. адресы буенча кабулителә.

Белешмәләр өчен телефон: +7(960)036-29-76.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге