Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Булдырабыз да инде... көрәштә...

Район башлыгы призына узучы татарча көрәш ярышлары быел тамашачыларны, көрәшчеләрне, кунакларны яңача кабул итте. Мәһабәт «Балтач» универсаль спорт комплексының ишеген ачуга тальян моңнары каршы алды.

Районыбызның элеккеге башлыгы Марат Зарипов Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлангач, көрәшчеләребез арасында «Безнең традицион ярышларыбыз киләчәктә булыр микән?» дигән имеш-мимешләр дә таралган иде. Ходайның рәхмәте, районыбыз башлыгы булып, янә гомер буе җаны-тәне белән көрәшне үз иткән «Татарстан» хуҗалыгын җитәкләгәндә авылның данлы көрәшчесе РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призына ярышларны һәрдаим уздырып баручы Рамил Нотфуллин килгәч, аларына да нокта куелды. Зур хәзерлек белән узды быелгы ярышлар. Көрәшчеләрнең генә түгел, тамашачыларның да бихисап күп булуы белән сокландырды ул. Районыбызның иң ерак төбәге саналган Шода авылыннан хәтле килгәннәр иде. Быелгы көрәшебез дә Балтач үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур чыгышлары белән башланып китте. Менә залга район башлыгы Р.Нотфуллин, Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Р.Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Зәкиев, район көрәш федерациясе рәисе Ф.Әхмәдиевлар уза. Район башлыгы районыбыз уңышларына тукталып киткәннән соң, залга бүләкләү өчен районыбызның иң лаеклы спортчыларын чакыра. Алар - быел гына атказанган спорт остасы исемен яулаган Ринат Хәйретдинов, аның остазы Дамир Гобәйдуллин, кул көрәше буенча спорт остасына кандидат нормасын үтәгән алты спортчыбыз, республикада призлы урыннарны тотучы чаңгычыларыбыз, туристларыбыз. Районыбызның олы кунагы - республикабызның татарча көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин сүз алып, районыбыз уңышларына соклануын яшермәде. «Мин сезнең белән, сезнең күпсанлы көрәшчеләр династияләре белән чын күңелемнән горурланам. Ярышларны оештыра беләсез, яхшы эшлисез, потенциалыгыз зур... Район һәм аның көрәш данын һәрчак шулай югары тотыгыз», дип тәмамлады ул чыгышын. Һәм республика исеменнән Ринатка кыйммәтле бүләк тапшырды. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев исә, районыбызда татар көрәшен үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгы һәм башкарма директор күкрәкләренә федерациябезнең күкрәк билгеләрен такты.
Ярышларга 24 коллективтан 173 көрәшче килүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Тамашачыларның шат авазыннан спорт залы ике көн тынмады. Әйе, тамашачыбызның күптән күргәне юк иде мондый көрәшне. Әти-әниләренең рөхсәте белән 1996нчы елгы яшьләрнең ярышларга кертелүе дә көрәшкә ямь бирү белән беррәттән, яшьләребезгә үз осталыкларын өлкәннәр белән чарларга бер этәргеч бирде. Алар арасыннан Борнак егете Ирек Әхмәтхановның өченче урынны яулавы күпләрдә зур соклану уятты. 100 килограммнан югары үлчәүдә 15 пәһлеванның бил алышуы да тамашачыда зур кызыксыну тудырды. Кубок быел да хуҗасын үзгәртмәде. Яңгулга - «Яңа тормыш» җәмгыятенә кайтып китте. Икенче урынга Тимирязев исемендәге хуҗалык, өченче урынга «Арбор» җәмгыяте көрәшчеләре лаек булды. Спорт сөючеләребезнең күпсанлы сорауларын истә тотып, призлы өч урынны яулаучыларның тулы исемлеген урнаштырабыз. 60 килограммга кадәр: Илназ Вафин (Тимирязев исем.), Азат Вафин («Яңа тормыш»), Ирек Әхмәтханов («Бөрбаш»). 65 килограммга кадәр: Нурфат Шәфигуллин («Маяк»), Рафаэль Вафин (Тимирязев исем), Раушан Сабиров («Яңа тормыш»). 70 килограммга кадәр: Марсель Галләмов («Арбор»), Илдар Зарипов (Тимирязев исем.), Ранил Камалов («Сорнай»). 75 килограммга кадәр: Рамил Зәйнетдинов (Тимирязев исем.), Ранил Габдрахманов ( «Яңа тормыш»), Раил Сираҗиев (ВАМИН - Балтач сөт-май комбинаты). 80 килограммга кадәр: Салават Әсхәдуллин («Арбор»), Руслан Рәфыйков («Яңа тормыш»), Илшат Хәйруллин («Арбор»). 85 килограммга кадәр: Ринат Хәйретдинов («Арбор»), Илдар Абдуллин (Тимирязев исем.), Рамил Камалетдинов («Смәел»). 90 килограммга кадәр: Ранил Сафиуллин («Яңа тормыш»), Рүзәл Һадиев («Сорнай»), Айрат Апанов («Татарстан»). 100 килограммга кадәр: Динар Фатыйхов («Яңа тормыш»), Рамил Сабирҗанов («Сосна»), Айдар Газыймов («Смәел). 100 килограммнан югары үлчәүдә: Илһам Рәфыйков («Яңа тормыш»), Рамил Нәкыйпов («Маяк»), Нургаян Йосыпов («Кама»).
Җиңүчеләргә муниципаль район башлыгының дипломнары, дәрәҗәле медальләре һәм акчалата бүләкләре тапшырылды.
Рамил Рәшитович көрәшчеләребезне тәбрикләгәндә аларга нык сәламәтлек һәм республиканың Муса Җәлил призына узачак ярышларында яңа җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250