Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бушлай җир кишәрләре

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү тормышыбызга бик нык үзгәрешләр кертте. Берьяктан, ул илебездәге демографик мәсьәлә белән беррәттән авылларны саклап калуны да уңай якка хәл итә.

РФ Президенты «Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү турында»гы законга кул куйганнан соң, төбәкләрдә Җир кодексына үзгәрешләр кертелде. Шул уңайдан, ТР Дәүләт Советы тарафыннан 2011нче елның 26нчы октябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы закон гамәлгә кергәннән соң, бу куанычлы хәбәр күп балалы гаиләләрдә зур кызыксыну уятты. Әлеге закон нигезендә, бушлай җир кишәрлеге республикада даими яшәүче гаиләгә яшәү урыны буенча, гариза тапшырган вакытта 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күп баласы булган гаиләләргә бирелә. Шулай ук балигъ булмаган баланы озак вакытка тәрбиягә дип уллыкка яки кызлыкка, асрамага алучылар да бу өстенлектән файдалана ала. Кайберәүләрне җир нинди максатлар өчен бирелә икән, дигән сорау да борчыйдыр, бәлки. Җир кишәрлеге шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмчел хуҗалык һәм бакчачылык яки яшелчәчелек өчен бирелә. Искәрмә буларак шунысын да белгертү урынлы: күп балалы гаилә әлеге кишәрлекне бер генә тапкыр һәм бер генә максатта алырга хокуклы. Мәсәлән, шәхси йорт салу, шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару, бакча төзелеше, бакчачылык белән шөгыльләнү максатларының берсе өчен генә гариза язарга була. Җир күләме 6 сутыйдан алып 20 сутыйга кадәр булырга тиеш дип тә искәртелә әлеге законда. Җир кишәрлеге күп балалы гаилә әгъзаларының барысына да тигез рәвештә бүленә. Монда әти-әни, балалар (уллыкка, кызлыкка яки асрамага алынган балалар) керә.
Район җирлеге буенча җир кишәрлеге бирү мәсьәләсенә ачыклык кертү өчен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча палата рәисе Фәнил Ибениевка мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренә караганда, районда барлыгы 477 күп балалы гаилә бар, шуның 263е җир кишәрлеге бирүләрен сорап гариза язган һәм исемлеккә теркәлгән. Шулар арасында 203 гариза шәхси ярдәмчел хуҗалык, 43е - бакчачылык, ә 17се - торак төзелеше өчен. Бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә биреләсе аерым 239 җир кишәрлекләренә ызанлау үткәрелгән, шуларның 40ы кадастровый учетка куелган. Район буенча барлыгы 36 җир кишәрлеге күп балалы гаиләләргә бирелгән.
Рәсемдә: сулдан-уңга Кариле авылыннан 4 бала атасы Рафаэль Сәләхиев, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов, районның баш архитекторы Шамил Борханов һәм «Земля» җәмгыяте директоры Габделхәй Бариев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250