Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм алдыннан сөйләшү

Илдә үзгәртеп корулар башлангач оештырылган яшь оешмаларның берсе без. 1997нче елның ноябрендә судтан аерылып чыгып мөстәкыйль эшли башладык. Яшь булса да тамырлары шактый еракта аның, приставлар тарихы белән XIX гасырга - патша вакытларына ук килеп тоташа.

1 ноябрь - һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәкалә оештырырга килгәч, суд приставларының район бүлеге җитәкчесе Наил Гайнанов сүзне әнә шулай ерактан башласа да, бик тиз бүгенге көнгә кайтты.
- Суд карарын үтәтү - безнең төп эшебез. Суд приставларының Балтач бүлегендә үзеңне күрсәтеп, эшләп булырлык тату коллектив тупланган дип дәвам итте ул. Барысы да үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар. Бердәм, тату эшләп, алар быел 9 айда гына да бурычлылардан 25 миллион сумнан артык акча эзләп, эзләтүчеләргә күчерделәр.

- Эшегездә яңалыклар да чыгып торадыр инде.
- Хәзер суд приставларына бурычлы кешене яки аның мөлкәтен эзләү, чит ил кешесен, законсыз мигрантларны үз илләренә департацияләү кебек эшләр дә йөкләнде. Кешеләрнең һәм оешмаларның бурычлары интернет-сайтларда күрсәтелә башлады. Социаль челтәрләр ярдәмендә бурычлы кешегә хәбәр бирү мөмкинлегебез туды.

- Бурыч димәктән, менә берәү шундый сорау бирә: Бер банктан 179000 кредит алдым да, аны хәзерге вакытта беркайда да эшләмәү сәбәпле, түләү мөмкинлегем юк. Бурычны түләү өчен ай саен билгеле бер сумма түләп тора аламмы?
- Бу очракта закон тарафыннан аерым бер сумма билгеләнмәгән. Әгәр кешенең нинди дә булса бурычы бар, ләкин эш урыны юк икән, бурычны аның мөлкәтенә арест салып түләтү каралган. Шулай ук, закон нигезендә алар суд аша кичектереп торуны сорарга, яки бурычлы белән эзләүче ике як арасында килешү төзергә мөмкин, тик бу килешү суд тарафыннан расланган булырга тиеш.

- Суд приставлары бурычлы кеше белән бергә яшәүче якын туганнарының мөлкәтләренә арест сала алалармы?
- Суд приставлары бурычлы кеше белән бергә яшәгән барлык мөлкәткә арест салырга мөмкин, ләкин бәхәс туган очракта, кызыксынучы якның үзенең мөлкәте икәнен раслап судка мөрәҗәгать итәргә хакы бар.

- Бурычлыны чит илгә чыгару мәсьәләсен кем хәл итә?
- Бурычлыны вакытлыча чит илгә чыгармауны суд приставы хәл итә. Бу кешеләрнең бурычларын каплату өчен мөһим чара булды. Шактый гына кеше чит илгә чыгар алдыннан суд приставларына мөрәҗәгать итеп үзләренең бурычлары турында белергә телиләр.

- Наил Рәфкатович, сораулар күп инде. Бәйрәм алдыннан аларын калдырып торсак та ярыйдыр. Сезнең һәркайсыгызны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, һәркайсыгызга гаилә бәхете, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250