Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызларыбыз! 

Районыбызның гүзәл затлары! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! 

Ямьле язның тәүге бәйрәме 8 март – мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык символы ул. Авыр елларның, газаплы чорларның шаһитлары булган өлкән буын хатын-кызларыбызга карата хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез безнең. 
Җәмгыятьтә хатын-кызның роле көчәя генә бара. Кайсы өлкәне алма, аларның фидакарь хезмәте ярылып ята. Алга киткән яңарыш чорын да алар бик тиз үзләштерә, җайга сала һәм уңышларга ирешә. Тормыш ритмыннан калышмый яшәгән гүзәл затларыбыз бик күп. Без аларга алга таба да рухи һәм һөнәри үсешләрендә ярдәм итәргә, эштә дә, гаиләдә дә уңай шартлар тудырырга бурычлыбыз. 
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Бәйрәм көнегездә барыгызга да бихисап гөлләр-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, бәрәкәт, мәхәббәт һәм муллык телим. Бәхетле булыгыз, тормышыгыз ак бәхетләрдән, матур уйлардан, якты хыяллардан торсын! Йөзегездә нур балкысын! Гаиләләрегездә иминлек, тынычлык хакимлек итсен! 


Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев