Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән, хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Районыбызның хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Сез районыбыз халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, матурлау, яшәү шартларын уңайлы итү буенча гаять мөһим, әһәмиятле хезмәт башкарасыз. Һәр кылган гамәлегез күз алдында – фидакарь эшчәнлегегез нәтиҗәсендә районыбыз юллары төзекләндерелә, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе яхшыра.

Авыл җирлегендәге кайсы гына тармакны алма – җитештерү өлкәсеме ул, белем бирү, тәрбия, мәдәният өлкәсеме – һәммәсенә дә юллар илтә, шуңа да аларның кеше факторы өчен уңайлы шартларга тәңгәл килүе аеруча мөһим. Бүгенге көндә районыбыз ирешкән күп казанышларыбыз – шушы тармакта эшләүчеләрнең югары һөнәри осталык нәтиҗәсенә бәйле, шуңа да хезмәтегез мактауга лаек.

Бәйрәм көнендә юл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашкан барлык хезмәткәрләргә һәм һөнәрләренә тугры калган ветераннарга намуслы тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне, олы хөрмәтемне белдерәм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим. Сез салган юллар район халкына иминлек кенә китерсен!

Рамил Нотфуллин,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев