Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм көннәрендә юбилей

2013нче елның 10нчы март көнне Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разия Хәкимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшыру мизгелләрендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев һәм җирле җитәкчеләр, юбилярның балалары катнашты.
Разия Хәкимова Салавыч авылында дөньяга килә. Башка яшьтәшьләре кебек үк Разияның да балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә. Әмма һәрчак тәвәккәл, кыю булган кыз язмыш сынауларына тиз генә бирешми. Үзе теләп сугышка китә. Германиянең Кенигсберг шәһәрен азат итүдә, Берлинны штурмлау операциясендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Берлинны алган өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1945нче елны өлкән сержант булып туган ягына кайта. Гомере буе укытучы булып эшли. Хезмәтләре исә «Хезмәт ветераны» медале белән бәяләнә. Бүгенге көндә Разия апа улы Ринат, килене Лилия һәм оныклары белән гомер кичерә. Батыр йөрәкле ветеран кадерле әни, әби булып яшәве белән чиксез горурлана.
Рәсемдә: Разия апа юбилее белән тәбрикләргә килгән җитәкчеләргә, балаларына күз яшьләре аша рәхмәт укып, рәхәт тормышта яшәүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250