Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез белән, эшмәкәрләр!

26 майда - тәвәккәл, инициативалы, район икътисадында үз урыннарын тапкан кешеләр бәйрәме - Эшмәкәрләр көне зурлап билгеләп үтелә.

Эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның нык ихтыярлы, үз көченә нык ышанган вәкилләре тәшкил итә. Үз бизнесларын булдыручылар, районыбыз икътисады үсешендә мөһим урын били. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисадый үсештә, үз җирлегебездә яңа эш урыннары булдыруда һәм заманча технологияләр алып килүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә таянырлык көч булып торасыз. Хәзерге көндә районда 678 эшмәкәр исәптә. Сезнең тырышлыгыгыз сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш тармагында, товар һәм продукция җитештерүдә өлкәсендә матур күрсәткечләре белән сөендерә. Соңгы елларда ул авыл җирләрендә мөгезле эре терлек асрау, кошчылык һәм умартачылык белән дә шөгыльләнүчеләр дә арта башлады. Хәйриячелек һәм иганәчелек эшчәнлегенә дә саллы өлеш кертәсез - бәйрәмнәр, шәфкатьлелек чаралары барсы да сезнең иганәчелек ярдәме белән уза. Зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә шулай бер-беребезне аңлап, теләктәшлек табып, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә һәм яшәргә язсын. Сезгә яңа уңышлар, эшегезнең чәчәк атуы һәм иминлеге, гаилә бәхете һәм өметле бизнес-партнерлар, оптимистик рух һәм иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булсын!

Бәйрәм белән тәбрикләп, район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Фото: cardsplus.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250