Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез белән, әниләр!

Җир йөзендә күпме кеше гомер сөрә, күпме кеше яшәп киткән, тагын күпме кешенең дөньяга аваз саласы бардыр...

Монда чишмә башы бер генә - безнең барыбызны да бу якты дөньяга тудырган аналарда. Шуңа күрә дә бөтен ил белән бүген олуг бәйрәм - әниләр көнен билгеләп үтәбез. Без барыбыз да бу якты дөньяда яшәвебез белән әниебезгә бурычлы. Әнкәйләребезнең җәмгыятьтә тоткан роле бәяләп бетергесез. Тудырып җылы куенында кадерләп үстергән баласын ана гомере буе тормыш сукмагыннан озата килә. Гомер узган саен без аларның кадерләрен ныграк аңлыйбыз, аларны тагын да тирән бер ярату белән хөрмәт итәбез. Шатлансак та, кайгы килсә дә иң элек әнкәйләр искә төшә, тизрәк аларны күрәсе, алар белән сөйләшәсе килә. Әниләребезгә кадер-хөрмәт кимемәсен, аларның беркайчан да күңелләрен китек итмәсәк иде. Әниләребезгә ярату тулы җылы карашларыбызны, матур сүзләребезне кызганмыйк.

Гүзәллек, гадилек, сабырлык кебек күп матур сыйфатларны гәүдәләндерүче кадерле һәм газиз әниләребез! Бүген бәйрәм көнне генә түгел, һәрвакыт, һәркөн бик кирәкле һәм бик мөһим затлар сез безнең өчен. Һаман шулай тормыш сөючән, көр күңелле, кадерле булып калыгыз. Гомер биргән балаларыгыздан кадер-хөрмәт күреп, тазалыкта, саулыкта бәхетле гомер итегез.
Иң җылы хисләр белән Сезне нык ихтирам итеп, муниципаль район башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250