Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чамалы һәм кадерле

Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә 3 гектар, «Маяк»та - 5, «Смәел»дә - 31, Рәхимов исемендәге җәмгыятьтә 14 гектарда бәрәңге аласы калды.

Тимирязев исемендәге җәмгыять басуларында барлыгы 120 гектарда бәрәңге утыртылган. Биредә «Невский» һәм «Удача» сортлары игелә. Уңыш быел гектарыннан уртача 80-120 центнер чыгып сөендерә. Эш барышы белән танышу максатыннан, узган атнада Чапшар басуында булып кайттык. 20 гектарлы басу, әйтерсең, кырмыска оясы. Кемдер бәрәңге чүпли, берәүләр капчыкларны машинага төйи, икенчеләре төшке ашка туктаган. Мәктәп укучылары, активлар, йөк ташучы егетләр арасыннан агрономнарны эзләп табам димә. Баш агроном Азат Ганиев басуның түбән очында булса, икенче башында - хезмәт куючылар янында агроном Айнур Сафин. Эш оешкан, тоткарлыклар юк, эшлә дә эшлә генә. Бәрәңге игү осталары Илшат Зарипов, Илнур Нургалиев, Илнар Юнысов, Фидәрис Ильясов иртәнге сәгать алтыда ук эшкә керешә. Биредә Норма урта мәктәбенең 6-10нчы сыйныф укучылары иртәнге сәгать сигезенче яртыдан көндезге сәгать бергә кадәр эшли, көнгә бер мәртәбә кайнар аш белән тукланалар. Без килгәндә төшке ашка туктаган чаклары иде. Ашаулар тәмле, яратып ашыйлар.
Балалар бәрәңгене эрегә, вакка аерып, капчыкларга тутыра. Йөкче егетләр капчыкларны машиналарга тутырып, подвалга озата. «ГАЗ-53» машинасында Ришат Габделхаков, Фәрит Галипов һәм Рәдиф Вафиннар дистәләрчә рейс ясый. Бәрәңге алуда мәктәп укучылары һәм аларга ярдәмгә чыккан активлар белән беррәттән Дамир Шиһапов иярләгән бәрәңге алу комбайны да бар.
Быел уңыш чамалы һәм ул кадерле булырга тиеш. Шуңа да көннәр аяз торганда бөтен көчне бәрәңге алуга тупларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250