Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чәчү чәчкән вакытлар

Язгы кыр эшләре башланганнан бирле «Борнак» хуҗалыгы бригадиры Вәзыйх Хәкимуллинның өенә әбәдкә кайтып тормаган көннәре дә күп булды. «Ул булган басуда эшнең тукталмыйча, сыйфатлы башкарылачагына ышанам», - ди хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов.

Шулай булмыйча, колхозда гомере буе җаваплы эшләрдә эшләгән, Борнакның хөрмәтле кешесе мәрхүм Васил ага малае бит ул. Менә бу рәсемдә чәчүчеләр арасында Вәзыйх Хәкимуллин сулдан икенче булып тора. Тиз генә кайтып, авылдан чәчкеч өчен кирәкле узелны алып килгән чагы иде. Сулда иң беренче булып торган кеше тәҗрибәле чәчүче Виталий Кузнецов. Вәзыйхтан соң шулай ук чәчү эшләрендә байтак тәҗрибәләре булган Валерий Тимофеев, Азат Кәримовны күрәсез.


Хуҗалык рәисе механизатор Илдар Фәйзрахманов (рәсемдә) адресына да мактау сүзләрен күп әйтте. Башта ике данә «СЗП-3,6» чәчкечләре тагылган «МТЗ-82» тракторы белән үсемлекләрне тукландырганнар. Бу эшне 200 гектарга якын башкарган. Аннан чәчүгә чыккач та сынатмыйлар. 800 гектардан артык чәчкәннәр. Чәчүчеләре Раушан Габделхаков, Илһам Фәйзрахманов, Рәшит Зәйнуллин бик тырыш егетләр. Тикшерү вакытларында чәчкечләреннән орлык, я ашлама төшмичә барган очраклар булмаган.

Өченче рәсемдәге тракторчы Николай Асаков быел яз бер үзе хуҗалыкның барлык басуларын диярлек тырмалап чыккан. Башкарган эше 1100 гектардан артып китә. Ә хуҗалык быел 1459 гектарда сабан культуралары чәчкән. Николай хәзер үзенең күп еллар эшләгән «ДТ-75» тракторына тагылган тырма агрегаты белән чәчүлекләрне тырмалый.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250