Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чисталык –җәмгыять үсеше күрсәткече

Безнен кубебез кечкенә утрауларда яшәүче японнарныӊ уӊышларына сокланып, шул ук вакытта бераз конләшеп тә карыйбыз.

Аларнын икъдисади өлкәдә дөньяда иӊ алда баруларын төрле яктан төрлечә аӊлатып карыйлар. Японнар үзләре илнеӊ ни дәрәҗәдә усештә булуын күзаллау өчен шул илнеӊ туалетына кереп чыгу житә, диләр. Бездә мондый урыннарнын нинди хәлдә икәнен яхшы белгәнлектән, илнеӊ үсешен дә яхшы беләбез кебек. Алай гына тугел, тирә-ягыбызны да ничә еллар инде бездән соӊ бу илдә бутән кеше яшәмәс, дип уйлаган шикелле уӊышлы гына пычратабыз. Дөрес, җәй башында берничә тапкыр өмәләргә чыгабыз, жыештырабыз һәм тагы купмедер вакыттан сон тирә-ягыбыз тагы шул чүпләргә бата. "Җыештырган жирдә тугел, ә чүпләмәгән җирдә чисталык була» дигән әйтемне онытабыз.
Кышка керү алдыннан тирә-якны чистарту, чүпләрдән арындыру буенча Балтач район башкарма комитетыныӊ карары кабул ителде. Карар буенча 8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр районда чисталык декадасы игълан ителде. 18 октябрьдә гомуми субботник узар дип көтелә.
Чисталык һәркем эше булуын онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев