Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чисталык икеайлыгы башланды

Вазыйфаи затлар өчен кисәтү яки штрафның күләме 15000-30000 сум...

1 апрельдән башлап районыбызда чисталык икеайлыгы башланды. Шушы вакыт аралыгында районыбызда яшәүчеләр капка төпләрен чистартып, тәртипкә китерергә тиешләр. Әгәр сезнең хуҗалыкта берәр нинди төзелеш эшләре алып барылып, капка төбендә төзелеш материаллары тора икән, бу очракта, авыл советына мөрәҗәгать итеп, тиешле белешмә алып куярга кирәк. Юкса, Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Ә штрафлар күләме аз түгел.

Административ хокук бозган оешма кисәтү яки 200 000 сумнан алып 500 000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен кисәтү яки штрафның күләме 15000-30000 сум. Физик затлар өчен кисәтү яки 2000-3500 сум штраф каралган. Штраф салынганнан соң бер ел эчендә административ хокук бозу кабатланса, штраф күләме арта. Оешма өчен — 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; физик затлар өчен 3500дән 5000 сумга кадәр штраф салыначак. Шуңа күрә карлардан арынган җирләрне җыештыра, тәртипли башласак иде, чөнки әйләнә-тирәбездә тәртип һәм чисталык булдыру бары тик үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев