Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чутайда зур спартакиада - зур бүләкләр (+фото)

Чутайда зур спартакиада узды.

Зур спартакиада - зур бүләкләр! Колын, терлек азыгы һәм башка зур бүләкләр, кубоклар! Чутай авылында узган спартакииада тарих битләренә әнә шулай юмарт булып кереп калды. Рәхәтләнеп, ял итте, күңел ачты авыл халкы.

Авыл халкы гына түгел, бәйрәмгә күрше авыллардан, хәтта Киров өлкәсеннән кадәр килгәннәр иде. Алдагы елларда бәйрәм чарасында катнашкан Киров өлкәсенең Яңа Смәел авылы кызлары быел спартакиадага дип махсус команда туплап алып килгәннәр. Бик актив булдылар, зур бүләкләр яуладылар.

Кечкенә балалар бәйрәмгә дип хәтта чаналарын да бизәп килгән иде, аларга аерым призлар тапшырылды.

Хоккей ярышында призлы урыннар яулаучыларга махсус медальләр дә эшләткәннәр. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә чутайлылыр беренчелекне яулады, икенче урында Нөнәгәр командасы, Салавыч- өчтә, дүртенче урында Дорга хоккейчылары.

Бәйрәмдә катнашкан һәркем бушлай коймак һәм чәйдән авыз итте. Ә инде команда белән катнашучылар талон белән пылау, чәй һәм  коймак белән сыйланды.

Спартакиада быел өченче  мәртәбә үткәрелде. Халык бәйрәмнән бик канәгать  калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада Чутай