Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Давид - «Добрый Татарстан» премиясе лауреаты (+фото)

«Волонтёр» иреклеләр үзәге активистының эшчәнлеге республика югарылыгында бәяләнде.

Табигатебезнең, эчәр суыбызның экологик торышын саклауга алынган яшь волонтёр – Чепья авылы егете Давид Турганалиев хакында ишетеп белмәүчеләр сирәктер. Табигать сагында торучы тыңгысыз җанлы егет төрле акцияләр оештырып, сыйныфташлары, дуслары белән су буйларын, урман аланнарын тәртипкә китерде. Үз эшенә өлкәннәрне дә җәлеп итә алган волонтёр егет белем алырга да вакыт таба, табигать белән дә бик дус.

"Волонтёр" иреклеләр үзәге активистының эшчәнлеге республика югарылыгында да бәяләнде. Давид экология өлкәсендәге "Доброволец (волонтер) номинациясе буенча "Добрый Татарстан" премиясе лауреаты. Ихлас күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә экологиябезне саклау юнәлешендә Давидка теләктәшлек күрсәтүче райондашларыбызның сафы тагын да артыр дип ышанабыз.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: давид турганалиев