Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Десантчы Рөстәм Фәйзрахмановның исеме мәңгеләштерелде

Батырлар исеме мәңгелек

Балтач гимназиясендә Украинада махсус хәрби операциядә катнашып, хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз, Балтачыбызның батыр улы Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов исеме мәңгеләштерелде. Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган разведка ротасының гвардия кече сержанты Рөстәм 2009-2020 елларда Балтач гимназиясендә белем ала.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, хәрбинең әти-әнисе, туганнары, сыйныфташлары, дуслары катнашты.

Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахманов 2002 елның 22 октябрендә туган. Балтач гимназиясен тәмамлаганнан соң, 2020 елның ноябрендә Рөстәм Омск шәһәренә һава-десант гаскәрләренә армиягә чакырыла. Хәрби укуын тәмамлагач, хезмәтне дәвам итү өчен аны Псков хәрби частена күчерәләр. Вакытлы хезмәт срогы тәмамланганнан соң, Рөстәм 2021 елның декабрендә армия сафларында разведчик-пулеметчы булып хезмәт итү өчен контракт төзи.

Махсус хәрби операция игълан ителгәнче үк, 2022 елның 22 февралендә, Рөстәм һәм аның хезмәттәшләре Украина территориясенә җибәрелә. Ул беренче көннәрдән үк алгы сызыкта сугыша, барлык хәрби нокталарда була, ике тапкыр яралану ала.

Батыр якташыбыз, илебезнең ватанпәрвәре булган Рөстәм Эдуард улы Фәйзрахмановны апрель аенда Балтач бистәсе зиратында җирләделәр. Районыбызның лачындай улына 21 яшь иде. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.

Хәтер мәңгелек, районыбыз үз батыр улларын мәңге онытмас.

И. Гыймадиева

Фото: гимназия архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять