Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дөнья татарлары Балтачта

Республикабыз башкаласы Казан шәһәренә Бөтендөнья татар Корылтаена килгән кунакларның бер төркеме безнең районда да булып китте.

Алар Карадуган музеенда экспонатлар белән таныштылар. Музейны оештыруга гаять зур хезмәт куйган Бакый ага Зыятдиновның эшенә олы бәя биреп, музейның үткән тарихыбызны өйрәнүдә, бабаларыбызның традицияләрен белеп торуда роле бәхәссез булуын күреп киттеләр. «Тарихыбызны шушылай кадерли, саклый белүчеләр барында милләтебез, телебез югалмас, алла боерса», диде кунакларның берсе. Аннан алар Балтачтагы спорт комплексында булдылар, районда спортның милли төрләренең дә сакланып килүен, моңа даими игътибар бирелүен бәяләделәр. Мәдәният үзәгендә корылтай кунакларын милли киемнәргә киенгән егет-кызларыбыз биеп-җырлап, чәкчәк белән каршы алдылар. Аннан залда районыбыз үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур чыгышларын карап, алкышларга күмделәр. Биредә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин районыбыз белән таныштырып чыгыш ясады. Кунаклар аның мәктәпләрдә, мәдәният оешмаларында халкыбызның гореф-гадәтләрен, телебезне саклауга юнәлдерелгән чаралар турындагы фикерләренә теләктәшлек белдереп кул чаптылар. Үзәкнең икенче бер залында районыбыз уңганнары пешергән, эшләгән ризыклар, әйберләр куелган иде. Биредә аларны төрле иганә чараларында актив катнашып килүче, районыбызның киң күңелле эшмәкәрләре Асия һәм Радик Закировлар, аларның предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләр каршы алды. Өстәлләрдә үзләре пешергән күпереп торган ипиләр, булкилар, әллә ничә төрле камыр ризыклары... Кунакларга барысыннан да авыз итеп, чәй эчү мөмкинлекләре дә тудырылган иде. Чит яклардан килгән татарлар Радик осталары эшләгән урындыкларны, ишекләрне... дә бик ошаттылар, фотога чалт-чалт төшереп кенә тордылар. Яңгулдан китерелгән үргән әйберләр дә, төрле фасондагы киез итекләр дә күңелләренә хуш килде.
Шушы залда Мәскәүдән килгән профессор А.Борһановтан безнең район җиренә сәяхәте нинди тәэсирләр калдырганын сорадым. «Бик ошатып китәм. Матур яшисез. Кунакчыл халык икәнсез. Йолаларыбызны да, телебезне дә саклыйсыз. Мәктәпләрегез, мәдәният, спорт биналарыгыз яхшы», диде ул.
Корылтай кунаклары Балтач мәчетендә намаз укып, «Балтач җирен күрүебез үкенерлек булмады, рәхмәт сезгә», дип киттеләр.
Корылтай кунакларын Арча чигендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәм аның урынбасары Вакыйф Зәкиев каршылады һәм озатып йөрде.
Рәсемдә: районга кунаклар килгәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250