Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дүрттән өчәү калачак

27 июнь көнне Казанның Теннислар Академиясендә Татарстан Президенты сайлауларында «Бердәм Рәсәй» партиясеннән катнашырга дәгъва иткән кандидатлар сайлаучылар белән очрашачак.

Мәгълүм булганча,13 майдан 5 июньгә кадәр алдан тавыш бирүне үткәрү буенча инициатив төркемгә Татарстанның "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итүче иҗтимагый оешмалары дүрт кандидатны яклап мөрәҗәгать итте. Алар - Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация советы әгъзасы Сергей Батин һәм сәясәтче Олег Морозов. Рөстәм Миңнехановны унике иҗтимагый оешма тәкъдим итте. Алар арасында төрле оешмалар - шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре Ассоциациясе, Татарстан Республикасы студентлар Лигасы, Татарстан Республикасының крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе, Казан каласының тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» иҗтимагый оешмасы, республика ветераннар оешмалары да бар.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы ачыкланачак һәм анда дүрт кандидаттан өчесенең генә исеме урын алачак. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы бүлеге июль ае башында узачак конференциядә әлеге рейтингка таянып, Татарстан Президенты вазыйфасына үз кандидатын тәкъдим итәчәк. Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән сайлаучылар исеемлегенә "Бердәм Рәсәй" партиясе ягыннан - 818 кеше, иҗтимагый оешмалардан шулай ук 818 кеше кергән. Араларында пенсионерлар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, гомумән, барлык социаль катлау вәкилләре дә бар. Исәпләү комиссиясендә 35 кеше эшләячәк. Алдан тавыш бирү барышын Россия һәм Татарстанның 33 массакүләм мәгълүмат чарасы яктыртыр дип көтелә.

Республикабыз һәм «Бердәм Россия» партиясе тарихындагы бу мөһим чарада безнең районнан 29 кешедән торган делегация катнашачак. Аӊа партиянең район бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелек итәчәк. Вәкилләрнеӊ 24е - сайлаучы, 5 кеше махсус чакыру буенча бара. Сайлаучыларның 10сы - «Бердәм Россия» партиясенең Балтач бүлекчәсеннән, 14е - районыбызныӊ төрле җәмәгать оешмаларыннан күрсәтелде.

- Шәһәрдән аермалы буларак без урыннарда авыл халкының теләк-тәкъдимнәрен һәрдаим белеп торабыз. Киләчәктә Президентыбызныӊ кем булачагы турында фикерләребез уртак. Уй-ниятләребезне мин шушы сайлаучылар җыеннында дөрес чагылдырырмын дип уйлыйм, - ди сайлаучыларның берсе - Сосна авыл җирлеге башлыгы, «Бердәм Россия» партия әгъзасы Рәис Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250