Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эчмәвең хәерле

Агулану - бик еш авыр патологик нәтиҗәләргә китерә торган процесс. Монда квалификацияле медицина ярдәменнән башка мөмкин түгел. Ул кисәк билгеле була һәм тиз арада катлаулана. Бу вакытта яшәү өчен кирәкле бик мөһим органнар һәм системалар зыян күрә.

Сүз - суррогат алкоголь белән агулану турында. Составында этил спирты булган бу эчем¬лек бик күп төрле. Бу группага тагын дару чараларыннан башлап - корвалол, валосердин, валокордин һ.б. - техник спирт, косметика, лосьон, одеколон керә. Әмма, барыннан да бигрәк, ялган аракы зур куркыныч тудыра. Рәсәй регионнарында ялган аракы сату очраклары 30 процент тәшкил итә. Мондый аракыны эчеп үлү очраклары елдан-ел арта. Агулану бавырны һәм бөерне зарарлый башлый. Агулану билгеләрен сизүгә авыруга су эчертеп, укшытып, ашказанын чистартырга кирәк. Һәм хастаханәгә алып килү мәҗбүри. Анти-фриз, тосол эчеп үлүчеләр булды. Күптән түгел Балык Бистәсендә бер укытучы лимонад шешәсенә салып куйган тосолны ялгыш эчеп вафат булды. Шөкер, безнең районда андый хәлләр теркәлмәгән. Аяныч хәлләр булмасын өчен спиртлы эчемлекләрне дә кибетләрдән ялган түгелме-юкмы икәнлеген карап, сайлап алырга тырышыгыз. Гомумән, бөтенләй эчмәсәң тагын да шәп. Инде эчәсез икән, сак булыгыз. Сәламәтлегегез үз кулыгызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250