Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш балтачлыларча түгел

Беренче баганада - хуҗалыклар исеме, икенчедә - 18нче июньгә бер шартлы терлеккә хәзерләнгән азык берәмлеге (центнерларда).

Сорнай 5,0
Дуслык 4,1
Татарстан 4,1
Тимирязев исем. 4,0
Яңа тормыш 3,9
Рәхимов исем. 3,7
Бөрбаш 3,5
Кама 3,3
Сосна 3,2
Активист 2,9
Якты юл 2,9
Алга 2,6
Борнак 2,6
Труд 2,5
Маяк 2,3
Смәел 2,1
Игенче 2,0
Тукай исем. 2,0
Уңыш 1,2
Арбор 0,9
Кызыл юл 0,7
Нөнәгәр 0,2
Район буенча 3,0

Районыбызның күп кенә хуҗалыкларында терлек азыклары хәзерләү өзеклектә. Инде 1 атна яңгыр да яуганы юк, ләкин темп һаман да сүлпәнлек халәтен кичерә. Безгә бер шартлы терлеккә кимендә 25-30 центнер азык берәмлеге хәзерләргә кирәк. Инде 20 көн терлек азыклары хәзерлибез, ә эшебез, халык әйткәндәй «чыпчык тезеннән». Шунысы кызганыч, кайбер хуҗалыклар эшкә керешеп кенә киләләр. Бер үк вакытта печән хәзерләүнең иң матур срокларын кулдан ычкындырдык. Хәзер җыеп алынмаган «костер» үләне басулары коры кураны хәтерләтә. Белгәнегезчә, коры курадан авыз итәргә терлекләр бик атлыгып тормыйлар.
Килеп туган хәлгә тирән борчылуын белдереп, дүшәмбе көнне район башлыгы Марат Зарипов киңәшмә уздырды. Анда бөтен көчне сенаж салуга туплау бурычы куелды. Бүгенге сводкада кара хәрефләр белән бирелгән хуҗалыкларның җитәкчеләре кискен тәнкыйтькә алынды. Терлек азыклары хәзерләүдә чын балтачлыларча эшләргә вакыттыр, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250