Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшең законлымы?

- Ишегалдында торган "Газель"не да акча эшлим дип налоговойга теркәргэ кирәкмени? Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча район комиссиясенең Карадуганда үткән җыелышында берәү сорауны шулай кабыргасы белән куйды.

- Юк, - диде комиссия рәисе урынбасары, район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов. Сүз кешеләргә товар ташып акча китерүче "Газель"ләр турында бара. "Газель"ме ул, "КаМАЗ" машинасы беләнме, кешеләргә түләүле хезмәт күрсәтеп йөрисең икән, салым инспекциясенә исәпкә басарга, эшеңне рәсмиләштерергә кирәк. Бу яз-көз трактор белән бакча сукалаучыларга, төзелештә йөрүче балта осталарына, ташчыларга, штукатур-буяучыларга...да кагыла. Терлекчелек, умартачылык, яшелчәчелек белән; хуҗалыгында ишек-тәрәзә, капка-койма, баскыч, пич һ.б. ясап сату белән шөгыльләнсәң дә, салым инспекциясе белеп торырга тиеш.
- Салымнан качып, керемле эш белэн шөгыльләнгән өчен законнар катгый, штрафлар бик зур, - диде район башкарма комитеты юристы Рәмис Мөҗипов. Иң кечкенә штраф күләме 40 мең сум икән. Табышың 1 миллион сумнан артса, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.
Хәзер салым инспекциясенә исәпкә басу гадиләштерелгән, җирле үзидарәдән алып килгән белешмә, паспорт, СНИЛС һәм ИНН мәгълүмәтләре җитә. Район Пенсия фонды хезмәткәре Гөлнара Сабирова теркәлмичә эшләүчеләрне үзләренең киләчәкләренә балта чабалар, дип искәртте. Беркайда да исәптә тормагач, хезмәт стажлары да булмый, пенсияләренә дә өстәмәләр юк. Аннан чирләп китүең дә бар ич әле. Дарулар бик кыйммәт. Калын кесәле туганнарың булмаса, теркәлмәгән кеше булгач, социаль ярдәмнәргә ничек өмет итәсең.
Гомумән, үз хуҗалыгыңдамы, читтәме, үз эшеңне ачкансың икән, теркәлү узып салымыңны туләп барсаң, җаның тыныч, киләчәгең дә өметле. Моны эшкуарларга ялланып эшләүчеләр дә исләрендә тотсын иде. Конверт белән алган акча, ул бүген өчен генә әйбәт.Олыгаеп эшли алмый башлагач нишләрсең. Авылдашларының киләчәген кайгырткан эш бирүчеләр, аларның пенсия фондына вакытында акча күчереп баруны тәэмин итәләр. Пенсия күләме әнә шул суммага карап күп яки аз булырга мөмкин.
17 нче январь көнне мондый сөйләшү Карадуганнан тыш Кече Лызи, Шубан җирле үзидарәләрендә дә үткәрелде. 24 нче январьда комиссия Сосна, Урта Көшкәт, Югары Субаш; 31 нче январьда Чепья, Пыжмара, Куныр; 7 нче февральдә Шеңшеңәр, Смәел, Нөнәгәр; 14нче февральдә Борнак, Янгул җирлекләрендә була. Комиссия эшкуарлар, аларга ялланып эшләүчеләр, шабашка йөруче осталар белән очрашачак. Анда үзегезне борчыган һәм кызыксындырган күп сорауларга җаваплар ала аласыз.
- Эшкуарлардан кергән яки кермәгән акча район бюджетына сизелерлек йогынты ясый алмый. Кайбер райондашларның киләчәкләрен кайгыртмаулары кызганыч, - диде комиссия рәисе урынбасары Рафис Ильясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250