Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эзтабар серләр ача

Хәбәрсез югалганнар табыла яки хәрбиләрнең хезмәт хакы кайда? 20нче гыйнвар көнне Алан урта мәктәбендә үткәрелгән «Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны искә алу» кичәсенә район халкы белән очрашуга ТР Милли музееның Бөек Ватан сугышы мемориал-музее мөдире, «Хәтер» китабы авторы, тарих фәннәре кандидаты, озак еллар Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнгән, канлы бәрелешләр...

Әлеге очрашу соңгы айларда халык арасында йөргән сүзләргә, уйдырма һәм фактларга ачыклык кертү һәм Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбызның исемнәрен торгызу максатларыннан да оештырылды. Шушы уңайдан Алан урта мәктәбе район күләмендә «Тарих елы» кысаларында беренчеләрдән булып, районыбыз өчен гаять әһәмиятле, онытылмас очрашу үткәрде. Бирегә район җитәкчелегеннән, хәрби комиссариаттан вәкилләр һәм сугыш афәтенең авырлыгын үз җилкәсендә татыган ир-егетләребезнең тормыш иптәшләре, балалары, оныклары, туганнары килгән иде.
Кичә Алан урта мәктәбе укучылары әзерләгән музыкаль һәм шигъри чыгышлар белән башланып китте. Аларда сугыш чоры ясаган яралар тасвирланды. Мәктәп директоры Рәҗәп Бәдретдинов чыгышында да тетрәндергеч, канкойгыч еллар хакында тирән мәгънәле фикерләр яңгырады.
Менә көтеп алынган минутлар - сүз мәшһүр кунакка Михаил Черепановка тапшырылды (рәсемдә). Ул иң элек үзе җитәкләгән эзтабарлар отрядының эшчәнлеге турында бәян итте. Саннар, фактлар белән дәлилләнгән мисаллар китерде. 15 ел чамасы алып барылган тикшерү һәм эзләнү эшләре нигезендә, аларга күп сандагы экспедицияләр оештырып, ерак җирләргә, сугыш хәрәкәтләре булган якларга чыгып китәргә туры килгән. М.Черепанов тырышлыгы белән 20 меңнән артык исем Интернет, архивлар аша, 60 мең хәбәрсез югалган кеше эзләнүләр аша табылган. Эзләнү эшләре, нигездә, Великий Новгород, Невский Пятачок тирәсендә барган. «Әлеге көннәргә кадәр җир өстендә күмелмәгән мәетләр ята. Безнең төп максатыбыз - аларның кем булуын ачыклау һәм җирләү. Эзләнүләр барышында документлары яки медальоннары табылса, хәрбинең кем булуын ачыклауда бик ярдәм итә», дип белдерде эзтабар-галим. Фотолар турында да кызыклы мәгълүматлар китерде. Бактың исә, күпчелек «кызыл армиячеләр»нең фотолары немец офицерлары хисабына сакланып калган. СССРда сугышка алынган хәрбиләргә документ тапшырсалар да, фотога төшереп «азапланмаганнар», ә немецлар әсирлеккә төшкән һәр солдатның фотосурәтен булдырган, әгәр алар качкан очракта шуның аша эзләгәннәр. Хәзер кайбер хәбәрсез югалган кешеләрне шул сурәтләр аша ачыклыйбыз, дип тә өстәде ул. ...Рус телендә бөтенләй аралаша белмәгән татар солдатларына да бик кыенга туры килгән, хәтта бирелгән әмерне үтәмәүләре аркасында татар, башкорт солдатларын бер гаепсезгә «кырганнар».
Михаил Черепанов бу истәлекле һәм үзенчәлекле мәгълүматлары белән уртаклашкач, хәбәрсез югалып, бүгенге көннәргә кадәр бернинди белешмәсе булмаган солдатларның исемнәрен яңгыратты. Аларның балаларына, туганнарына Бөек Ватан сугышында һәлак булуларын раслаучы документлар тапшырды. Җыелган тамашачы игътибарына тагын бер әһәмиятле мәгълүмат җиткерде.
Инде халык арасында яшен тизлеге белән таралырга өлгергән «Хәбәрсез югалган кешеләргә акча бар икән» дигән уйдырманың да дөрес булуын раслады. Михаил Валерьевич сүзләренә караганда, сугышта катнашкан һәр солдатка хәрби хезмәт хакы түләнеп барылган. Башта бу хезмәтне «полевой кассир»лар башкарган, алар кырга чыгып, частьларга барып хезмәт хакын хәрбиләрнең кулларына тапшыра торган булганнар. Ләкин тора-бара сугыш һәлакәтләрендә җәрәхәтләнеп, кассирлар кайтмый һәм зур суммада акчалар юкка чыга башлагач, СССР оборонасының Халык Комиссариаты җитәкчесе урынбасары, генерал полковник А.Хрулев инициативасы белән 1942нче елның июленнән һәр фронтовикка хезмәт хакын күчереп бару өчен кертем кенәгәсе (вкладная книжка) ачылган. Гади солдатларга бер төрле, югарырак дәрәҗәдәге хәрбиләрнең, мәсәлән, сержант, офицерларның хезмәт хакы зуррак суммада булган. Офицерлар хезмәт хакын хатыны, балалары алсын өчен, кенәгәләрен гаиләсенә җибәреп бара алган, ә гади солдатка, кызганыч, мондый мөмкинлек бирелмәгән, хәтта алар кенәгәләре барлыгын белмәгәннәр дә. Әгәр сугышчы әсирлеккә төшсә яки хәбәрсез югалса (аларны үз илләрен сатарга мөмкин дип уйлаганнар), акча туплау кенәгәләренә хезмәт хакы күчерелү туктатылган. Тик барыбер шулай да, А.Хрулев приказы буенча, солдатның үлүе яки хәбәрсез югалуы турындагы белешмә белән хезмәт хакы тупланган кенәгә номеры да хәрби хезмәткә алынган хәрби комиссариат аша аның гаиләсенә хәбәр ителергә тиеш булган, ләкин бу ниндидер сәбәпләр аркасында башкарылмаган һәм соңгы елларга кадәр «дәүләтнең яшерен сере» булып сакланып калган. Бүгенге көндә шунысы мәгълүм - ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, хәрбиләрнең кенәгәләре юкка чыкмаган. Алар әле дә Рәсәйнең Үзәк банкы фондында сакланалар (банк адресы түбәндә).
Михаил Черепанов: «Әлеге банкка мөрәҗәгать иткәнче, хәбәрсез югалган туганыгызның иң элек полк, часть, дивизия номерларын ачыклагыз, кайда хезмәт иткәнен белегез, сугышка алынган военкоматын, исем-фамилиясенең дөреслеген белү дә зыян итмәс, «Хәтер» китабыннан да (бнчы том) карарга мөмкин», диде.
Хәбәрсез югалганнарның исемнәрен һәм кайда җирләнгәннәрен ачыклау өчен Михаил Черепанов җитәкләгән отряд әгъзаларына да мөрәҗәгать итәргә була. Моның өчен Казан Кремлендә унашкан Бөек Ватан сугышының мемориал-музее бинасына барып, анкета тутыру зарур. Музей дүшәмбедән кала һәр көндә дә эшли. Телефоны (843) 567-80-44. Шулай ук мллгж.кгетшк.ги ЯКИ млялм-ОвЬ-тетопаЬш сайт-ларына да керергә тәкъдим ителә.
Мөрәҗәгать итү өчен адреслар:
- Центральный архив Министерства Обороны России: 142100, Московская область, Подольск, ул. Кирова, д.74; телефоны: 8(4967) 63-77-07, 8(4967) 52-76-38.
- Центральный банк России, полевое учреждение Красноармейское: 107016, г. Москва, ул. Неглинная, д.12; телефоны: 8(4957) 42-88-17, 8(4957) 71-91-00.
Материалны газета өчен Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА әзерләде.

Очрашудан күренешләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250