Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәһим Сибгатулллин: «Бүгенге көнгә кадәр фатирда салкын дип мөрәҗәгать итүчеләр булмады»

Кышкы сезонда күпфатирлы торак йортларда җылылык системасының тиешенчә эшләмәвенә зарланып мөрәҗәгатьләр еш килә башлый.

Торак-коммуналь хуҗалык – халык тарафыннан даими тәнкыйть белдерелгән өлкәләрнең берсе. Еш кына кулланучылар тәкъдим ителгән хезмәтләрнең түбән сыйфатлы булуыннан һәм, әлбәттә, тариф сәясәтеннән канәгать түгел.

Кышкы сезонда халык арасында кәнәгатьсезлек тагын да арта төшә, торак - коммуналь хуҗалык хезмәтенә күпфатирлы торак йортларда җылылык системасының тиешенчә эшләмәвенә зарланып мөрәҗәгатьләр дә еш килә башлый.

Дөрес, соңгы елларда бу юнәлештә гозерләр шактый кимегәндер, чөнки район территориясендәге күпчелек этажлы йортлар индивидуаль җылыту системасына тоташтырылды. Ләкин үзәкләштерелгән система аша җылылык белән тәэмин ителүче йортлар да юк түгел. Райондагы 46 күпфатирлы йортның өчесе үзәкләштерелгән система аша җылытыла.

Кайсы очракларда фатирларга җылылык тулы күләмдә килеп җитмәскә мөмкин? Бу кимчелекне бетерү буенча кайда мөрәҗәгать итәргә? 

Сорауларыбызга районыбызда күпфатирлы йортларга җылылык җибәрү белән шөгыльләнүче хуҗалык эксплуатация хезмәте җитәкчесе Фәһим Хәкимулла улы Сибгатулллин җавап бирде:

-Әгәр җылылык системасында һава булса, фатирларга тулы күләмдә җылы килмәскә мөмкин.Фатирдагы җылылык системасыннан һаваны бетерү өчен идарәче компаниягә яки җылылык бирүче (ХЭС оешмасы) 8(843)682-42-12 номерына шалтыратырга яисә һаваны үзлектән чыгарырга мөмкин.

Фатирда салкын булуның тагын бер сәбәбе – җылылык системасыннан су агып чыгу. Бу очракта батареялар системада су булмау сәбәпле салкын булачак. Мондый очракта җылылык белән тәэмин итүче оешмага системага су тутырырга кирәк була. Ике очракта да фатирда яшәүчеләргә идарәче компаниягә яки җылылык белән тәэмин итү оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр дә фатирчыларның берәрсе суны үз ихтыяҗлары өчен җылылык системасыннан агызырга уйласа, һичшиксез, фатирда булган батареялар салкын булачак, гадәттә салкынлыкны өске катларда яшәүчеләр тоячак. Бүгенге көнгә кадәр фатирда салкын дип мөрәҗәгать итүчеләр булмады.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев