Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы 500 000 меңлек сертификат белән бүләкләнде (фото)

Котлыйбыз!

13 нче февраль көнне ТР Яшьләр эшләре министрлыгының коллегия утырышы узды. Әлеге чарада Балтач муниципаль районының Яшьләр эшләре бүлеге эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы педагог-оештыручысы Гатиятуллина Фирүзә Рәмис кызы яшьләр сәясәте оешмалары хезмәткәрләренең Республика бәйгесендә җиңүе өчен Яшьләр эшләре бүлеге министрының дипломы белән бүләкләнде.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы педагог-оештыручысы Разыкова Илүзә Солтангәрәй кызы яшьләр сәясәте оешмаларының җәйге каникул чорында яшүсмерләр белән үткәрелгән чаралар буенча оештырылган Республика бәйгесендә җиңүе өчен Яшьләр эшләре бүлеге министрының дипломы белән бүләкләнде.

Шулай ук «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында социаль әһәмияткә ия проектлар буенча оештырган грант бәйгесендә җиңүче булып билгеләнеп 500 000 меңлек сертификат белән бүләкләнде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы