Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ф.Х.Мөхәммәтшин безнең районда

Җомга көнне районыбызга урып-җыю эшләре белән танышу өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов иптәшләр килделәр.

Алар кырлардагы эшләр белән танышканнан соң, «Кызыл юл» җәмгыятенең терлекчелек биналарында булып, аның хәзерлегенә югары бәя бирделәр.
Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм М.Г.Әхмәтов иптәшләр әлеге җирлектә районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, бүген республикада алып барыла торган вәзгыять турында сөйләделәр һәм сорауларга җаваплар бирделәр. Республика җитәкчеләрен муниципаль район башлыгы Марат Хәй улы Зарипов озатып йөрде.
Фоторәсемдә кунакларны очрашу вакытында күрәсез.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250