Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фитыр белән фидия садакасы кемнәргә тиеш?

«ФИТЫР белән ФИДИЯ садакасы.Әйдәгез, шушы ике төшенчәгә аңлатма бирик. ФИТЫР — ул һәр мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган садакасы. Ул вәҗиб гамәл (ягъни бирсәң — саваплы, бирмәсәң — гөнаһлы буласың) булып тора. Һәм аны һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына карамастан, тапшыра.

🔸 Мохтаҗ кешеләр Ураза Гаетендә гаиләсен куандыра, бәйрәм оештыра алсын өчен, бирелә бу садака.

🔸 Фитыр садакасын Рамазан ае дәвамында бирергә була. Гаеткә кадәр бирү тиешле. Әгәр Гает намазына кадәр биреп өлгерелмәсә, ул гади садака булып санала.

🔸 Фитыр садасын мохтаҗларга һәм ярлыларга гына бирәләр.

🔸 Фитыр садакасын мәчет, мәдрәсәләргә, әти-әниләргә, әби-бабайларга, балаларга, оныкларга, үз гаиләңә бирергә ЯРАМЫЙ.

Ә ФИДИЯ — ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган садака.
Ягъни әгәр мөселман кешесе, билгеле бер сәбәпләр аркасында, ураза тота алмый икән, ул фидия садакасы бирә.

🔸 Фидия садакасын Рамазанның БАШЫНДА ДА, УРТАСЫНДА ДА, АЗАГЫНДА ДА бирергә була.

🔸 Фидия акчалата да товарлата да түләнә ала.

🔸 Аны үзең теләгәнчә БЕР ГЕНӘ ФӘКЫЙРЬ КЕШЕгә бирергә яисә БЕРНИЧӘ КЕШЕгә таратырга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев